Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәме буыннарны берләштерә һәм һәркемне, үзен безнең дәүләт тарихындагы бу бөек вакыйганың бер өлеше итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими бара һәм тиздән яшь буын әби-бабаларыбызның батырлыгы турында китаплардан гына укып белә алачак.
Буа муниципаль районы җитәкчелеге әлеге истәлекле датага аерым игътибар бирә. Бу бәйрәм алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән өйдәге шартларда күрешүен дәвам итә. Бүген ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Гариф Лотфулла улы Сафиуллин һәм Осипов Петр Тимофеевич янында булды. Ветераннарга медаль, истәлекле юбилей сәгатьләре һәм чәчәкләр тапшырганда, район җитәкчесе фронтовикларга сугышчан батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, күп елларга сәламәтлек теләде. Ветераннар күңеленә дә мондый очрашулар хуш килде, рәхмәт сүзләре белән котлаулар кабул итткәндә шатлыклары йөзләренә чыкты, күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык аларга яңа көч өстәгәндәй булды.
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе-алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау.
2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Хөрмәтле буалылар! 3 март көнне 13.00 сәгатьтә, ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары, прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль бүлекчәләре белән берлектә, алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү уздыра.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес ур., 110А адресы буенча, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон: (84374) 3 56 41.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасын дәвам итә.
2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Глухова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, 2020 елның март-июнь айларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнагать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» темасына фәнни эшләр I республика бәйгесен оештыра.
Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуга 20 ел тулуга багышлана.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау елында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан 2020 елның мартында "100 лидер" проекты эшли башлый. Ул яшь белгечләрнең финанс грамоталылыгын арттырачак, яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының социаль-әһәмиятле проектларына җәлеп итәчәк.
Сезне “100 лидер " проектында актив катнашырга чакырабыз.
Проектның координаторы: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы-“Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы " Берлеге проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе, тел. +79372822795, эл. почта: strategy@tpprt.ru к
«100 лидер» проектында теркәлүгә сылтама : http://100leadersrt.ru/
Бүген, 29 февраль көнне Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутатлары чираттагы утырышында Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутаты, җирлек башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Утырыш Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында узды.
Исмәгыйль Мәнсуровичка җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Исмәгыйль Хәбибуллин Буа муниципаль районының Күл Черкене авыл җирлеген 10 ел дәвамында җитәкләгән, аның үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән, ул район икътисады үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән.
Депутатлар бертавыштан авыл җирлеге депутаты Мөдәрис Истиев кандидатурасын муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасына хупладылар. Яңа сайланган җирлек башлыгы, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен, бар көчен куячагына ышандырды.
Мөдәрис Кәшаф улына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!
«Арктика» боз сараенда Буа, Ульяновск, Биектау районы хоккейчыларының 2010-2011 елларда туучылар арасында уены узды.
«ДОСААФ» оешмасы тарафыннан оештырылган турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Киеренке көрәштә "Буа-2" командасы – беренче, Ульяновск командасы – икенче, Биектау районы командасы өченче урынны алды. Призерларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырылды. Иң яхшы уенчы дип Буадан Илшат Алиуллин, иң яхшы һөҗүмче дип Рифат Камалетдинов табылды.
Кичә Казанда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган темпо-шашка һәм шахмат буенча республика турниры булды. «Россия пенсионерлары берлеге»нең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы оештырган традицион ярышларда Буа командасы зона этабында да уңышлы чыгыш ясады.
Шәхси беренчелектә 1 нче мәктәп укытучысы Тамара Мартынова өченче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2020 елга кыска сроклы ташламалы кредитлау субсидияләре лимиты 549,6 млн сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә. Кредитлар буенча ставка елга 5%тан артмый. 2019 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына сезонлы эшләр өчен кредит ресурслары 626,6 млн сум итеп бирелгән иде.