ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  аларны  2020  елгы  кыр эшләренә  эзерләү  өчен  ремонт эшләре башкаруның  барышы  турында  сөйләде.  

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә предприятие, оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында традицион киңәшмә узды.


10
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Буа районының Югары Лашчы авылында һәм Кайрево авылында үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары узды, анда Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашты.

Традиция буенча, җыеннар халыкның актив катнашында узды. Авыл халкы үзара салым программасын хуплады һәм 2020 елда үзара салым кертү өчен тавыш бирде.

Ранис Рафис улы очрашуда катнашучыларга алдагы планнар турында сөйләде, авыл халкының фикерләре белән кызыксынды, авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде.

10 ноябрь-Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан полиция хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов котлый


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара бүген шәһәрнең мәдәни үсеше үзәгендә узды. Район халкын иминлек сагында торучы Эчке эшләр бүлеге ветераннарын һәм полиция хезмәткәрләрен котларга Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов килделәр. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Ноябрь башында Канаш шәһәрендә Канаш шәһәренең бокс буенча беренче тренеры, СССРның спорт мастеры П.Г. Зиньков истәлегенә бокс буенча 14 нче ачык республика турниры булды.

Анда 120 катнашучы түбәндәге шшәһәрләрне тәкъдим итте: Чабаксар, Яңа Чабаксар, Канаш, Шумерля, Чуашстан, Йошкар-Ола, Марий Эл республикасының Волжск, Татарстанның Апас шәһәр тибындагы поселогы, Мордовия, Ульяновск.

Алар арасында Буадан ике боксчы, тренер Рөстәм Җамалиев шәкертләре – Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Иван Захаров һәм Иске Суыксу мәктәбеннән Раил Хәйбуллов. 28 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иван Захаров - икенче, 43 килограммга кадәр авырлыкта Раил Хәйбуллов өченче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Иван мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 10 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

 Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты

 

Бүген Буага республика ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча инспекторы Рафаэль Сәгъдиев килде.
"Җәяүлеләр юлы" профилактик акциясе кысаларында ул Буа шәһәренең Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә «Юл куркынычсызлыгы почмагы»н ачты. Анда укучылар өчен юлны ничек дөрес итеп күчәргә өйрәтү буенча әсбаплар, яктылык кайтаручы элементлар урнаштырылды. Казан инспекторы укучыларга да шундый бүләкләр тапшырды. Чара район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре катнашында үтте.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   

Полиция көне алдыннан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов, хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булучы коллегаларның якыннарын чәй табыны артына җыйды. Ул алардан хәл-әхвәлләре турында сорашты, ярдәм кирәкмиме, дип кызыксынды. Барысы да Ренат Фиргать улына игътибар, ярдәм, хәтер өчен рәхмәт белдерделәр. Соңыннан полиция начальнигы, район җитәкчелеге исеменнән, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре гаиләләренә матди ярдәм тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International