Сорауларга дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә.
“Шәһәрдәге сәүдә нокталарының берсендә бер тапкыр кулланылучы тартмада салат сатып алдым. Тартмада бернинди мәгълүмат ябыштырылмаган. Сатучыдан кайчан ясалган дип кызыксынгач, ул яңа гына китерделәр, дип җавап бирде. Өйгә кайткач кабып карасам, салат бозылган. Мәгълүмат ябыштырмыйча җитештерүче закон боза түгелме?
Гүзәл Нәгыймуллина.
Буа шәһәре”.
-Җитештерүче (башкаручы, сатучы) бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы федераль законның 10 маддәсен боза
Күптән түгел Рус Киштәгендә авыл яшьләре җыелып, часовняга ремонт ясадылар. Алар белән бергә җиң сызганып 79 яшьлек Михаил Гришин да эшләде. Ул кайчандыр үзе ясаган иконаларны яңартты.
Бу юлы да аның гомер буе кызган тимер кыйнап тупасланып беткән куллары, ювелирга хас нечкәлек белән эшләделәр – ул изге сурәтләрнең һәр контурын төгәл сызып, оригинал макетка туры китереп башкарды. Соңгы елларда буяу, пумала хакында онытып торуына да карамастан.
Ел саен Полиция көне алдыннан бүлекнең йә алдынгы подразделениесе эшчәнлеге, йә тырыш хезмәткәрләре хакында язабыз. Быелгы язмабыз герое итеп ун ай эчендә унике җинаять эше ачкан авыл “участковые” Равил Ларинны күрсәттеләр.
Иске Тинчәле авылында мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Сәгадәт Юнысованы һәм Тәуфыйкъ Сафиуллинны искә алу кичәсе узды. Әлеге чара мәдәният ветераннарының ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Истә, һаман да истә” дигән очрашуының тагын берсе булды.
Кичә авыл мулласы Равил Нәҗмет-диновның коръән укуы белән башланды. Гөләндәм Хәмитова, Кәүсәрия Әхмәтова, Гөлчәчәк Кәлимуллина, Равил Җәгъфәров, Илдар Нуруллин, Фәһимә Җәләлова, Тәнзилә Абикеева коллегаларының залга җыелган авылдашлары, якыннары алдында иң җылы хатирәләрне яңарттылар.
Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7% артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең гектардан җыеп алынган, ягъни бу культура мәйданнарының 99%. 2 млн 774,4 мең тонна татлы тамыр җыелган, узган елның шушы чорына 2 млн 131,7 мең тонна булган.
«Республика буенча шикәр чөгендеренең уртача уңышы 438,9 ц/га тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 105,8 ц/га яисә 31,7% ка артыграк», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.
Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, әлеге культураның иң зур уңышы Тәтеш районында-532 ц/га, бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы-516 ц/га, өченче урында Минзәлә районы-506 ц/га.
«Зәй районында шикәр чөгендере иң күп җыелган – 481,8 мең тонна. Шулай ук Буа һәм Сарман районнарында шикәр чөгендере җитештерү буенча лидерлар рәтендә, аларның күрсәткечләре – 359,8 мең тонна һәм 355,9 мең тонна», – дип билгеләп үтте Фәргать Зиннәтов.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 6 ноябрьгә ил буенча тулаем алганда, 1,07 млн.га мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган, ягъни мәйданның 93,1% (2018 елда – 1,05 млн. га). Шул ук вакытта 49,5 млн. тонна (2018 елда – 38,7 млн. тонна) җыелган, уңдырышлылык-464,7 ц/га (2018 елда-369,4 ц/га).
10 ноябрьдә 12:50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" документаль фильмының премьерасы була. Бүген «Созвездие-Йолдызлык»Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленнән башка күз алдына да китереп булмый.
2019 елның 19-20 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Россия Ритейлы атналыгы» халыкара форумына – ваклап сату өлкәсендә төп вакыйгага багышланган «Нева ритейл көннәре» бизнес һәм хакимият форумы (алга таба - Форум) узачак. Форумны оештыручылар-Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ритейл базары экспертларының Россия ассоциациясе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.
Бүген Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов белән бергә «Авангард» агрофирмасында булдылар, анда алар хуҗалыкның машина-трактор паркын карадылар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау барышы белән таныштылар һәм кышкы саклауга куелышның сыйфатын бәяләделәр. Аннан соң 85 баш терлеккә исәпләнгән бала тудыру бүлегендә булдылар, анда бозаулату секцияләрен, яңа туган бозаулар өчен профилакторийларны карадылар. Яңа бала тудыру бүлеге төзелешен агымдагы елның ноябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук предприятиенең сөт-товар фермасында булдылар, бүлмәләрне һәм җайланмаларны карадылар. Ранис Рафис улы терлекләрне карау һәм ашату шартлары, терлекләрне тиешле туклану рационының үтәлеше белән кызыксынды. «Авангард» ҖЧҖдә тәүлеклеклек уртача савым 9 тонна 250 кг тәшкил иткән, бер сыерга - 24,3 кг, бу узган елга караганда 29% ка күбрәк.
1-4 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә V EurAsia Cup каратесы буенча халыкара турнир узды.Ярышларда 34 регионнан һәм 7 илдән 2250 спортчы катнашты.Әлеге ярышлар югары дәрәҗәдәге спортчыларны-Россия чемпионатлары призерларын,төбәк турнирларында җиңүчеләрне,танылган чит ил спортчыларын һәм хәтта ерак Тунис спортчыларын җыйды.V EurAsia Cup Мәскәүдә ноябрь ахырында узачак каратэ буенча дөнья чемпионаты алдыннан уздырылды.Турнирда каратэ буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Борис Прошин катнашты. Әлеге турнирда Буа муниципаль районының һәм Буа шәһәренең һәрьяклы каратэ Федерациясе,САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары катнашты.