Россия хөкүмәте «Дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон проектын хуплады. Тәкъдим ителгән яңалыкларның асылы турында Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов сөйләде.
Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2019 елның октябрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы
1 ноябрь - Аксу, Бик-Үти, Исәк, Югары Лашчы, Ырынгы авыл җирлекләре: Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы.
2 ноябрь - Әлши, Боерган, Чуаш Киштәге, Шәмәк, Күшке авыл җирлекләре: Әлши, Раково, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Боерган, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскул, Шәмәк, Чуаш Киштәге,Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке.
3 ноябрь - Яңа Тинчәле, Иске Тинчәле авыл җирлекләре: Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле.
4 ноябрь - Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Күл Черкене, Килдураз авыл җирлекләре: Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Күзби, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы.
5 ноябрь - Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят авыл җирлекләре: Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
Урамнар: 1. К. Либкнехт, Свияжск ур.
2. К. Маркс, Ленин
4. Энгельс
5. Кызыл Армия, Төньяк Коммуна, Напольная ур., Нагорный тыкрыгы, Тынычлык
6. Кече яр буе, Кече яр буе тыкрыгы, Кырым, Казан
7. Маяковский, М. Җәлил
8. Чапаев, Щорса, Матросов
9. Гарнизов, З. Богданова, Карташов, Б. Урманчы, Энергетиклар, Свердлов
11. Комаров
12. Тимер юл, 2 нче Тимер юл
13. Яшел, Республика
14. Ямашев, Горький
15. Зөя, Самочкин, Сафин, Ивашев, Сәйдәшев, Ульянов, Р. Шәрәфетдинов ур., Егоров тыкрыгы
16. Жорес ур., Репин тыкрыгы
18. Космовский, Заводская ур. (Васильевка пос.)
19. Вахитов, Ш. Абдрахманов
20. Ефремов, Газ
21. Р. Люксембург, Якты, Болын
22. Колхоз, Беренче Май, Пионер, Пушкин, Сторожев
23. Бебель, Казанкин
25. Комаров
1 ноябрь көнне конкурсның мәгълүмати партнеры – «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында Https://www.samara.kp.ru/daily/27044.7/4108937/ Бөтенроссия бәйгесенең иң яхшы участковый өчен онлайн тавыш бирүе старт алды. Бу «Халык участковые»IX Бөтенроссия бәйгесенең өченче, соңгы этабы.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Һөнәри керемгә салым-2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә кулланыла торган яңа махсус салым режимы. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.
Әлеге закон нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, түбәндәге нигезләмәләрне үтәү шарты белән, «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимын ирекле рәвештә кулланырга хокуклы дип билгеләнде:
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Министр хәбәр итүенчә, республика бүген үзен тулысынча үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә. Азык-төлек продуктларын куллану нормаларынннан чыгып караганда, ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш 100% тәшкил итә, шиеә р һәм бәрәңге белән – 300%тан артык, үсемлек мае белән тәэмин ителеш 6 мәртәбә артык.
«Яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында»Татарстан Республикасы Законы нигезендә иреклелек хәрәкәтен үстерү – дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу-җәмгыять, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре үсешенең мөһим факторы.
Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешен популярлаштыру һәм стимуллаштыру, әлеге юнәлеш үсешенең төп векторларын билгеләү максатларында, 2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) «Мәрхәмәтле Татарстан» йомгаклау форумы (алга таба – Форум) узачак.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 11 ноябрьдән 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Сарсаз авылы тулысынча утсыз калачак.
Тамаша районда эшләүче фольклор ансамбльләр чыгышы белән башланып китте. Сәламләү сүзе белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ул Буа районының Дуслык, бердәмлек, татулык территориясе булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллинның туган авылына Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде.
Буа районының Яңа Тинчәле торак пункты республиканың авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурста иң төзек дип табылды. Кунаклар әлеге перспективалы авыл тормышы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев авыл читендә каршы алдылар. Башта быел ачылган чишмәне, күлне карадылар. Кунаклар билгеләп үткәнчә, яхшы йортлар, социаль объектлар, хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу авыл халкының хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Биредә Президент программалары буенча күп эшләр башкарылды. Кече ватан турында даими кайгыртуы өчен авыл халкы Радик Гайзатуллинга рәхмәтле. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов кунакларны урта мәктәп белән дә таныштырды. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл мәдәният йортында башкала артистлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.