ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Чын бәйрәм – концерт һәм сый белән – Чуаш Киштәге авылы халкы өчен  халык җыены булды. Халык бердәмлеге көнендә авыл халкы бердәм булган – үзара салым акчаларын җәлеп итеп эшне дәвам итү, 2020 елда юллар төзүне төгәлләү, ә аннары зиратны төзекләндерү турында да кайгыртырга кирәк.

Районда гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары дәвам итә. Якшәмбе көнне Килдураз авыл җирлегендә яшәүчеләр бу мәсьәлә буенча фикер алышырга җыелдылар.

Авыл халкы үзара салым акчаларын җәлеп итеп, эшләрне дәвам итү кирәклеге турында актив фикер алышты. Хөрмәтле авыл аксакаллары авылдашларын тулы җыем белән тәэмин итәргә һәм республикада гамәлдә булган финанслашу программасыннан максималь рәвештә файдаланырга чакырдылар. Моннан тыш, алар торак пункт өчен актуаль булган башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр, аларны хәл итү белән барлык авыл урамнарына вак таш салганнан соң шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр.

Килдураз авыл җирлегенең Иске Лашчы авылында үзара салым кертү һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды.

Килдураз авыл җирлеге башлыгы З.З. Әхәтов авыл халкына әлеге торак пунктта һәм, гомумән, җирлек буенча нинди эш башкарылуы, үзара салым акчасы җәлеп ителүе турында сөйләде. Агымдагы елда бу җирлектә яшәүчеләр зур активлык күрсәттеләр һәм 100 процент үзара салым акчасын җыюны тәэмин иттеләр-ярты миллион сумга якын акча җыйдылар, 2 миллион сумга якын субсидия алдылар һәм бу акчаларны юлларны ремонтлауга, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлттеләр.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары! Иртәгә, 2 ноябрь көнне, Буа шәһәренең Яшьләр паркында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узачак. Башлана 11: 00 сәгатьтә. Бәйрәм район җитәкчелеге сәламләве, үзешчән сәнгать артистларының бәйрәм концерты белән ачыла. Биредә район территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары фестивале узачак, сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы пунктлары эшләячәк. Районда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе эшләячәк. Барыгызны да чакырабыз!

Татарстанда, шул исәптән  безнең районда да 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек бара. Хөкүмәт карары нигезендә республикада халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде.

Буа районында барлыгы  29 теркәү участогы формалаштырылды. Теркәүчеләр, йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, билгеләнгән вакытта 600 йортны күздән кичерделәр. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында  агымдагы елның июль аенда  районда теркәүчеләр өчен махсус укулар үткәрелде.

- Эшне яхшы итеп оештыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен әзерлек барышында, шулай ук җанисәп алу вакытында торак пунктларда адресларның төгәл һәм дөрес булуы шарты тора. Шул максаттан шәһәрдә һәм авылларда урам исемнәре язылган такталар, йорт номерлары яңартылды, - ди статистика бүлегененең баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин.

Халык санын исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Россия беренчеләрдән булып санлы форматта халык санын алуны уздырачак. Яңа алым югары сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ә аларны эшкәртүгә вакыт азрак китәчәк.

2019 елның 1 ноябреннән № 286 ФЗ  «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" законның бер яңалыгы үз көченә керә, ул милек хокукын читләштерүгә расланган электрон документлар керү турында милекчеләрнең хәбәрнамәсен регламентлый.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шимбә көнне, 2 ноябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

 Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.    Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган.    

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  гадәттәгечә  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр  һәм ул  зур социаль  әһәмияткә  ия.     Пенсионерларны бушлай  кайнар чәй һәм тәмле  камыр  ризыклары  белән  сыйлау  гадәткә  керде, ә Мәскәү  районы ярминкәсендә  зур казанда  пылау  пешерәчәкләр.  

Гадәт буенча, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләрендә шәхсән үзләре була.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Буа районы Ял үзәгендә, Буа ветеринария техникумы студентлары катнашында "Kahoot" тест-уены узды.Чарада район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова катнашты. Чара ахырында "Байгал" исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Кичә, 31 октябрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районының Яшьләр парламенты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Буа бүлекчәсе лидеры Самат Фәсхетдинов рәислегендә Буа муниципаль районы яшьләр парламенты әгъзаларының оештыру җыелышы узды. Җыелышта районның белем бирү учреждениеләре Президентлары, шулай ук Яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар яшьләргә һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны әзерләү, 2020 елга эш планнары, Буа районы Яшьләр парламентының эшче төркемнәрен формалаштыру һәм "Һөнәрләр парады"н үткәрү турында сөйләштеләр.

ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
Милек салымнарын түләү вакыты якынлаша!

2 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы

-салым агенты тарафыннан тотып калынган физик затлар кеременә салым.

Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ. б.) килгән белешмәләр буенча формалаштырыла торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.

Салым белдерүләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» ннан файдаланучыларга шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булган очракта салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин яки «Минем Документлар» КФҮНӘ гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин

Салым уведомлениеләре җибәрелмәячәк:
· әгәр салымнар ташламалар булу яки салым тотып калынган акчаны куллануга бәйле рәвештә хисапланмаган булса;
- әгәр дә хәбәрнамәдә салым суммасы 100 сумнан кимрәк булса.

Салым хәбәрнамәсендә төгәлсез мәгълүматлар табылганда бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул (шәхсән, почта, Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет) белән хәбәр итәргә кирәк.

Исәпләнгән салымнарны түләргә мөмкин :
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» һәм «шәхси кабинет» сервислары аша;
· «дәүләт хезмәтләре»  федераль порталы аша ;
· кредит учреждениеләре аша;
· «Электрон Хөкүмәт» Порталы һәм терминаллары аша.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International