31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "Яңа Гасыр" телеканалында "Исәнмесез!" иртәнге мәгълүмати-танып белү программаның махсус кунаклар булачак.
Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин турыдан-туры эфирда тамашачыларга сак зоналарындагы күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә, территорияләрдән махсус шартлар тудырылган зоналарда милекчеләрнең җаваплылыгы турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында минераль ашламаларны, нефть продуктларын һәм аграр товарларны биржа аша сатуны үстерү механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде, шулай ук журналистлар сорауларына җаваплар бирде.
Бүген Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар старт алды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән спортчыларны Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов, ТР Волейбол федерациясе вәкиле Алексей Овощников сәламләде.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү графигында үзгәрешләр булды.
Хәзер сишәмбе көнне 7 нче подъездда (Казан ш., Авангард ур., 74) 8 дән 12 гә кадәр арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.
Пәнҗешәмбе көнне 8дән 12гә кадәр гаризалар электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу, сату-алу эшләрен дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү сораулары буенча кабул ителә.
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
Бүген, 29 октябрьдә, «Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХХХ конференциясе узды.
Конференция эшендә Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, район Советында депутат фракциясе җитәкчесе, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, шулай ук партиянең 59 башлангыч бүлекләреннән делегатлар, сәяси совет әгъзалары, «Яшь гвардия» вәкилләре, активистлар һәм тарафдарлары катнашты.
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Чараны Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров ачты. Үз нотыгында ул дәүләт ярдәменең фермерларга үсәргә һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга ярдәм итүе турында сөйләде. 2019 елда яңа эш башлаучы 124 фермер 250 млн. сум күләмендә грант алдылар, 46 гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә 350 млн сум бирелде, 26 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 375 млн сум грант алды.
Бүген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанага Буа муниципаль районы делегациясе дә чакырылган иде, аның составына "Мәдәният идарәсе" МКУ начальнигы Ринат Гыймранов, "Район мәдәният йорты" МБУ директоры Илнар Талипов һәм Күл Черкене авыл клубы җитәкчесе Гөлфия Газизова керде. Күл Черкене авыл клубы "Халык мәхәббәте"номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурста Татарстан Республикасының 1730га якын авыл клубы һәм мәдәният йорты катнашты. Сайлап алу өч этапта узды. Катнашучыларны 17 төрле критерий буенча бәяләделәр, алар арасында — техник җиһазлар, музыка кораллары, уен һәм спорт бүлмәләре, сәхнә костюмнарын яңарту, бина бизәлешенең сәнгати-эстетик дәрәҗәсе һәм башкалар.
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.
Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.
"Кайнар линия" телефоны: 8 (843)743-29-93.
"Кайнар линия" нең эш вакыты: эш көннәре 8.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.