ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиуллов, Кыят авыл җирлеге башлыгы Евгения Корунова бик шатланып каршы алды.
- 90 яшьтә шундый зур хөрмәткә лаек булырмын дип уйламаган идем, - диде ул.
Район җитәкчеләре Россия Президентының котлавын укыдылар, бүләкләр тапшырдылар.
Анастасия Елизарова гомере буе Кыят спирт заводында аппаратчик булып эшләгән. Ә бүген ул бәхетле әни, әби, аның ике улы, ике кызы, 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Суд приставларының Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча бүлек хезмәткәрләре “кара” исемлек тотып, бурычлылар адреслары буенча йөрделәр. Кәгазьдә шәһәр буенча 92 кешенең исем-фамилиясе язылган. Алиментчыларныкы. Алар арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә шактый.

Шундыйларның берсенә – Р. Люксембург урамындагы күпкатлы йортта яшәүче хатын-кыз янына юл тоттык. Ул баласына 30 мең сум акча тиешле. Суд приставлары озак кына квартира ишеген шакысалар да, беркем дә җавап бирмә-де. Күршесе аның соңгы вакытта биредә күренмәвен әйтте.

– Бу квартирага тагын киләбез әле. Әгәр ананың биредә яшәмәвен төгәл беләбез икән, эзләүгә бирәбез. Бу юнәлештә эшләүче махсус коллегабыз бар, - диде Рамил Гыйматдинов.

Икенче адрес буенча – Бебель урамында яшәүче ир-атның, өйдә булса да, ишекне ачмаячагын приставлар яхшы белә.

– Алдагы көннәрдә килгән идем, өйдә телевизор яктысы бар, ишекне, тәрәзәне күпме шакыдым, ачмады, - диде Рәшит Исмәгыйлев.

Бу көнне тәрәзәдә ут күренмәде. Хуҗа берничә ел дәвамында баласына алимент түләмәгән, бурычы 300 мең сумга җыелган.

Жорес урамында яшәүче әти белән дә шул ук хәл. Беркайда да эшләмәүче ир-ат әти-әнисе белән яши. Алимент бурычы суммасы 100 мең сумга кадәр җиткән. Ир-ат күптән суд приставыннан килгән “кунаклар” белән аралашудан баш тарта икән. Моңа кадәр капканы өлкәннәр ача иде, күрәсең, алар да өйдә юк, диештеләр приставлар. “Балаң турында искә төшер – алиментларны түлә!” республика акциясе кысаларында уздырылган чираттагы рейд шулай узды.

Рамил Гыйматдинов әйтүенчә, өч район буенча 185 алимент түләмәүче әти-әни исәпләнә. Шуларның 21 эзләүдә, 22сенә карата җинаять эше кузгатылган, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсенең 1бүлеге нигезендә 41 беркетмә тутырылган. Кайберләре катгый чаралар куллангач кына, баласы хакында искә төшерә икән. Мәсәлән, быел бер әти йөртүче таныклыгыннан мәхрүм каласы килмичә, баласына булган бурычын түләп бетергән.

Быел Буаның яшь футболчылары медаль арты медаль чүплиләр. Республика дәрәҗәсендә! Тренер Ринат Садыйков бу сезонны иң уңышлысы, дип саный. 2002-2003 һәм 2008-2009 елгы уенчылар быел ике тапкыр Татарстан чемпионы исеме алуга ирештеләр: мини футбол буенча республика беренчелегендә һәм кече шәһәрләр арасындагы ярышларда. 2004-2005 елгы футболчылар шул ук ярышларда бронза һәм көмеш медаль алдылар. Укучылар гына түгел, олылар да чемпион булды. Буа уенчылары беренче тапкыр мини футбол буенча Татарстан Республикасы ярышларында катнаштылар һәм чемпион булуга ирештеләр. Дөрес, әлегә икенче лигада.

Казанда ел да уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Мәскәү һәм Киров районнары халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

Беренче сатып алучылар яктыра башлаганчы ук килделәр. Нигездә бөртек сатып алырга. Шәхси секторда кош-корт асрап яшәүчеләр иртә торырга күнеккән. Сәгать сигезенчеләрдә “Заря” агрофирмасы алып килгән 9 тонна арпа, бодай һәм борчакның бик азы гына калган иде инде. Шулай ук Буа элеваторының йөк автомобиле әрҗәсе дә бушый язган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,   15 октябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культуралар мәйданнарының 74 процентында эш төгәлләнгән. Яңгырлар темпны арттырырга мөмкинлек бирми. Механизаторлар алдында  татлы тамырның, рапс һәм көнбагышның чиреге тирәсе уңышын  җыю бурычы тора.  

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 86027 тонна сусыл азыкның 71373 тоннасы, ягъни 83 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 25 центнер тәшкил итә. “Коммуна”да һәм “Авангард” агрофирмаларында бөртек өчен үстерелгән кукуруз барлык мәйданның 70 һәм 72 процентында җыеп алынган. “Дружба”да һәм “Заря”да бу эшкә керешмәгәннәр әле.

Туңга сөрү 57821 гектарда башкарылган.

Ел башыннан беренче баласын тудырган (уллыкка-кызлыкка алган) әниләргә компенсация түләү тәртибе үзгәрәчәк.  Ул кайсы очракларда билгеләнәчәк, моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

2017 елның 28 декабрендәге федераль закон ниге-зендә  2018 елның 1 гыйнварыннан  беренче баласын тудырган яисә уллыкка һәм кызлыкка алган әниләргә айлык түләү бирелә башлаган иде. Ул гаиләдә җан башына айлык керем күләме мөрәҗәгать итү елыннан алда килүче елның икенче кварталында  Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халык-ның яшәү минимумы күләменнән  1,5 тапкырдан да зуррак булмаган очракта билгеләнде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан аны җан башына керемнәре яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкырдан күбрәк булмаучылар ала алачак. 

Бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган көннән исәпләнә башлаячак. Башка очракларда –  мөрәҗәгать иткән көннән. Айлык түләү-не рәсмиләштерү өчен яшәү урыны (вакытлыча яшәү)   яисә фактта тору урыны буенча социаль яклау органнарына яки  күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алды.
Бу хакта Росреестрның бөтен ил буенча территориаль органнарының матбугат хезмәтләре киңәшмәсе кысаларында видео-конференция форматында хәбәр иттеләр.
Берничә ел дәвамында Идарә бу юнәлештә алдынгы урыннарны били. Моның артында ведомствоның зур эше тора

"Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан Республикасында) "профессиональ керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - "профессиональ керемгә салым") - № 422-ФЗ номерлы Федераль Закон) физик затларга, юридик затларга товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатканда, һөнәри керемгә 4% ставка буенча һәм товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатканда 6% ставка буенча салым түләп, шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирде.

24 октябрь көнне 19: 00 сәгатьтә Буа драма театрында өлкәннәр өчен «Кавказский меловой круг» дип исемләнгән курчак спектакле була.

Сюжет буенча вакыйгалар Грузиядә, әле тәмамланмаган Гражданнар сугышы фонында бара. Яшь кыз, аек акыл кануннарына һәм көтүче куркынычларга карамастан, нәнине, бернидә дә гаепсез баланы, туган әнисе ташлаган баланы коткара һәм аның белән озак һәм газаплый торган юлга аклана. «Кавказский меловой круг» пьесасы нигезендә, патша Соломон хакындагы мисал - бала аркасында ике хатын-кыз арасындагы бәхәсне чишкән суд аны яртылаш кисәргә куша-баланы коткару өчен, чын ана аңардан көндәше файдасына баш тарта.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты бурычларының берсе-өлкән яшьтәге кешеләрнең физик активлыгына ярдәм итү. Бу бурычны хәл итү өчен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бармак гимнастикасы»дигән яңа технология кертелгән. Билгеле булганча, әлеге методика кул-аякларның мотор функцияләрен, буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Вак моторика яки кул чугының һәм табанның манипулятив функциясен үстерү һәр кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә вак моториканы үстерү кешегә көнкүреш күнекмәләренә тизрәк ияләшергә мөмкинлек бирә, күп кенә психик функцияләр: игътибар, хәтер, сүз барлыкка килүгә ярдәм итә. Вак моториканы үстерүгә күнегүләр йогынтысында ярымшаралар арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү бара, интеллектуаль һәм танып-белү процесслары активлаша. Боларның барысы да, үз чиратында, кешене җәмгыятьтәге адаптациягә һәм үз-үзен тормышка ашыруга китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International