ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

Буа муниципаль районында мәктәп укучылары арасында 2019-2020 нче уку елының Спартакиадасы старт алды.
3 октябрь көнне Наратлык урманында Буа муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Көзге кросс буенча беренче ярышлар узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - МБОУ "ТР БМР Югары Лашчы мәктәбе"; 2 урын - МБОУ "Олы Фролово мәктәбе"; 3 урын-МБОУ "ТР БМР Түбән Наратбаш мәктәбе".
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Шушы көннәрдә районда педагогия хезмәткәрләренең профессиональ үсешенә багышланган республика семинары булды. Бу өлкәдә соңгы елларда югары нәтиҗәләргә ирешүче буалы укытучылар һәм тәрбиячеләр кунаклар алдында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Бикчәнтәева әйтүенчә, семинар үткәрү өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Буаның сайлануы юкка түгел.  Районда югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия укытучылар  нисбәте республика уртача күрсәткеченнән югарырак. Төрле һөнәри конкурсларда   җиңүләре  дә күп. Шундый укытучыларның кайберләре республика районнарыннан җыелган район мәгариф идарәләре начальниклары урынбасарлары, кадрлар эше һәм педагогларны аттестацияләү буенча методистлары алдында чыгышлар ясадылар, мастер-класс күрсәттеләр.  Әлеге очрашулар шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә, 2 номерлы лицеенда, “Ромашка” һәм “Светофорик” балалар бакчаларында үтте. Аларда төрле күргәзмәләр дә оештырылды. Семинар пленар өлеш белән тәмамланды

Традицион күнегүләр төрле гадәттән тыш хәл-ләр килеп чыккан шарт-лы зоналарда аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерүгә юнәл-телгән. Шул максатта күнегүләр вакытында җитәкчелек составка  хәбәр итү һәм аларның җыелу мәсьәләләре, халыкка хәбәр итү систе-маларының әзерлеге тикшерелде. Адав-Толымбай авылы мәктәбе базасындагы эвакуация-ләнүчеләрне кабул итү-эвакуацияләү пунктында эвакуацияләнгән халыкны кабул итү, урнаштыру, тукландыру, элемтә белән тәэмин итү буенча күр-сәтмә дәрес оештырылды.

Икенче көнне гамәли дә-рес Казан-Ульяновск автомобиль юлының 93 километрында, Зур Фролово авылы янында көч-ле җил, кар, буран бу-лу сәбәпле берничә автомобиль катнашында килеп чыккан юл-транспорт нәтиҗәләрен бетерүне үз эченә алды. ДТП аркасында юлда 40 автомобильдән торган  бөке дә барлыкка килгән. Шундый хәбәр алынуы белән район башкарма комитеты тарафыннан “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде, районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссиясе тарафыннан автомобиль транспортының туктаусыз хәрәкәтен булдыру чараларын үз эченә алган Карар кабул ителде. Аның буенча “Буран” планы гамәлгә кертелде, Зур Фролово авылына борылыштагы мәйдан-чыкта ЗУЭСның элемтә һәм хәбәр итү күчмә идарә пункты урын алды,  мәктәптә каза күрүче ке-шеләрне вакытлыча урнаштыру пункты, Степановка авылы янында җы-лыту һәм тукландыру мобиль пунктлары оештырылды. Шунда ук ЮХИДИ, 111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, район үзәк дәваханәсе, “Татав-тодор”ның Буа филиалы  һәм башка оешмалар техникасы урын алды.

Районның гражданнар сагы идарәсе җитәкчесе Наил Камалов әйтүенчә, өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп ителгән хезмәтчелекләр-нең оператив эшләвен күрсәтте. Төгәл бәяне, билгеле, реаль хәлләрдә каза күрүчеләр бирәчәк. Мондый күнегүләр, аларга әзер булу өчен үткәрелә дә.

Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясе укучысы Владимир Журавлев робот техникасы белән “җенләнүчеләр” арасында хәзер Даниядә һәм Кытайда да билгеле кеше. Россия командасы составында ул әлеге илләрдә узган ярышлардан призлы урыннар алып кайтты.

Осталыгын бөтендөнья масштабында күрсәтә алган егетебез гадәти тормышта бик тыйнак булып чыкты.

Өлкәннәр көне уңаеннан Буа якташлыгы район ветераннар Советына бүләк тапшырды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Буа якташлар җәмгыяте Буа район ветераннар Советына 50 мең сум акча бирде. Әлеге акчаларга «Родник»вокаль ансамблендә катнашучылар өчен блузка тектерүгә заказ бирделәр. Өлкән яшьтәге артистлар буа якташлыгына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогына («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 7 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Түбән Наратбаш, Ак Күл, Күгәлнә, Әхмәт, Яңа Куҗак авылларында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.

6 октябрьдә Буада өлкәннәр көненә багышланган скандинавия йөреше фестивале узачак. Программада скандинавия йөреше буенча инструкторлар белән мастер-класслар: - табиб-терапевт Наталия Безлюдная, фитнес үзәге менеджеры Наталия Вавилова. Катнашучыларны теркәү 9: 30 сәгатьтә Буа шәһәренең Үзәк стадионында узачак. Скандинавия таякчыклары булу хуплана. Шулай ук кич белән 18:00 сәгатьтә СК Дельфинда акваааэробика буенча мастер-класс узачак, аквадискотека белән дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүмат 89274151338 телефоны буенча

Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, районда көзге культураларга бүлеп бирелгән мәйдан 15737 га тәшкил итә, шуның 15572 гектарында бодай, 165 гектарында арыш чәчелгән.
"Шытымнар әйбәт, куаклану фазасында. Узган яңгырлардан соң икенчел тамырлар эшли. Корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы сиптерү кирәкми", - дип хәбәр итте үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агроном Анна Алексеева.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International