«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган балалар белән «Каршылыклы юл» дип исемләнгән спорт–сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Буа шәһәренең «Теремок» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм балалар белән берлектә, социалистик Хезмәт Герое Г.С. Сторожев һәйкәле территориясен төзекләндерделәр. Чара мөмкин кадәр күбрәк кешене, бигрәк тә яшь буынны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән иде.
2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда спортның аеруча популяр төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатларында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар өчен катгый таләп – авыл җирлегендә яшәү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2019 елның 11 июлендә түбәндәге карарны кабул итте: “Сентябрьнең беренче шимбәсен Татарстан Республикасының бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләргә”. Быел бу көн 7 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Татарстанда 900дән артык коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 386 мең бакча кишәрлегеннән файдалана.
Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.
Бүген Буа муниципаль районының Чуаш Киштәге авылында җирле халык күп функцияле үзәк ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Марат Җаббаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, авыл җирлеге халкы катнашты.
Бүген Буа муниципаль районында Түбән Наратбаш авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, район башлыгы Марат Җаббаров һәм Түбән Наратбаш авыл җирлеге халкы катнашты.
Бүген Буа шикәр заводы күрше районнар агрофирмаларыннан китерелгән чималның беренче партияләрен кабул итте. Традиция буенча сезонны ачу тантанасы " Ак Барс "холдингының генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәнис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар барысы да җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр.