20 һәм 45 яшьтән соң паспорт алыштырырга кирәклеген һәркем белә. Аны дәүләт порталы аша башкаруы күпкә җиңелрәк, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да бирелә.
Моның өчен бары Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә кирәк. Бу эштә Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” номерлы йортта урнашкан күпфункцияле үзәкнең һәм Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Б” номерлы йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны алып килү сорала.
Шулай ук порталда миграция юнә-лешендә башка хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, яшәү урыны буенча теркәлергә һәм теркәүдән төшәргә.
Беррәттән район эчке эшләр бүлеге-нең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе ирекле дактилоскопия теркәлүе үткәрә. Моның өчен Буа шәһәре, Яшел урам, 48 номерлы йортка (район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы) килергә кирәк.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы кече һәм урта эшкуарлык яңа эш урыннары булдыру өчен зур потенциалга ия, төбәктә эшсезлек һәм социаль киеренкелек дәрәҗәсенең кимүенә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәренең артуына алшартлар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 48472 гектарда, ягъни барлык мәйданның 94 процентында җыеп алынган. “Алан”да, “АгроНур”да, “Ямбулат”та урак төгәлләнгән. Ындыр табакларына барлыгы 150157 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 31 центнерга тиң.
Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 14818 тонна салам җыелган, 12523 гектарда көзге чәчү үткәрелгән, 9025 гектар мәйдан туңга сөрелгән.
“Демография” милли проекты кысаларында районга яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады. Гадәти булмаган такси беренче эш көнендә Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны фельдшерлык-акушерлык пунктына диспансерлаштыру узарга ташыган. Шулай ук ул Адав-Толымбай авылына берничә рейс ясаган. Бүген ул 50 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл фельдшерлары Альбина Васильева һәм Люция Каюмова исемлек буенча әби-бабайларны алдан чакырып куйганнар. Барысы да мондый бушлай транспорт булуга шат.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» акциясе оештырдылар, аның төп максаты-авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә конкрет адреслы ярдәм күрсәтү.
2019 елның 3-5 сентябрендә Казан шәһәренең "Рубин" стадионында 2008-2009 елгы Кече шәһәрләр һәм районнардагы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бер округлы турнирда республиканың иң көчле алты командасы билгеләнде. Беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын - Буа шәһәренең "БАТЫР" спорт мәктәбе (тренеры: Садыйков Р.Р.), 2 урын - Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы, 3 урын-Актаныш авылының "Иман" командасы.
Көнбагыш үсемлекләре чәчүлекләрне дискацияләгәннән соң вегетация туктатыла һәм алар бер үк вакытта өлгерәләр, ә урып-җыю сроклары тизләтелә һәм алдан ук планлаштырылырга мөмкинлек бирә. Авырулар (кәрҗиннәр череклеге) кими, урып-җыю техникасының җитештерүчәнлеге арта, орлыкларның сыйфаты һәм уңышы яхшыра, майлылыгы арта, киптерүгә киткән чыгымнар кими.
Буа районына эшлекле сәфәр белән Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь һәм хезмәт матбугат секретаре Оксана Александровна Ефимова килде. Визит программасына Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу да уздырдылар. Кунаклар «Монополиягә каршы федераль хезмәт: ул нәрсә белән шөгыльләнә һәм ул кулланучыларга нәрсә белән файдалы» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Буа районы эшкуарлары өчен шәһәрнең ресурс үзәгендә бизнес алып бару өчен социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан файдалану буенча укыту тренингы уза. Казаннан килгән остазлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бизнес өчен файдалы булган социаль челтәрләрне ничек кулланырга, нинди платформалар популяррак һәм үзләренең потенциаль клиентларын кайда эзләргә икәнен сөйлиләр. Шулай ук чара кысаларында Буа районы укучылары һәм студентлары белән очрашу узды
Шәһәрнең үзәк мәйданында җәмәгать тәртибен саклауга булышлык итүче полиция нарядларының тантаналы гарнизон разводы узды. Аны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, бүлек начальнигы, полиция полковнигы Ренат Хәсәнов кабул итте.