Бүген Буа шәһәрендә яшәүче Кәбирова Хаҗинә Хәйретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева юбилярга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Хаҗинә Хәйретдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
«Автобус 14..30» яшьләр акциясенең төп максаты – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне туплаячак һәм муниципаль районда тормыш ничек оештырылырга мөмкин икәнлеген күрсәтә алачак. ⠀
5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында «Манзара» татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып белү программасы чыгачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә.
Конкурска кертелгән 8 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан 6сы грантларга ия булды. Бу кооперативлар: «Файзә» (Мөслим районы), «Тулпар» һәм «Май» (Балтач районы), «Союз» (Арча районы), «Алан» (Түбән Кама районы) һәм «Заготовитель» (Лаеш районы).
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.
Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә була, приз фонды - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Чара кысаларында зурлар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, җирле токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә районның кайбер торак пунктларында электр белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тору планлаштырыла.
Уңай һава торышы шартларыннан файдаланып, һәр аяз минутны файдаланып, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре бергә 45555 гектардан артык мәйдан суктырдылар. Фермер хуҗалыклары да урып-җыюда яхшы темпта бара. Шул ук вакытта игенчеләр салам җыю турында да онытмыйлар, ул 10 мең гектарга якын мәйданда җыелган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкта савым сыерларының баш саннарын, терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен саклау һәм арттыру максатында район башкарма комитеты тарафыннан чираттагы карар кабул ителде. Ул сөтлебикәләрне асрау өчен алынган бөртек фуражының бер өлешен субсидияләүне күздә тота. Мондый ярдәм кемнәргә бирелә? Әлеге материалда шуңа ачыклык кертергә булдык.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов раславынча, төп шарт булып агымдагы елның 1 июленә шәхси хуҗалыкларда өчтән ким булмаган савым сыеры асралу тора. Әлеге таләп үтәлгәндә һәм сөтлебикәләрне асрау өчен бөртек фуражы сатып алганда, субсидиягә гариза язарга була. Гражданнар әлеге гаризага ияртеп район башкарма комитетына азык алуга чыгымнарны раслаучы документларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу буенча электрон хуҗалык кенәгәсеннән күчермәне, ветеринария хезмәтчелегенең планлы ветеринария чараларын үткәрү турында белешмәсен дә китерергә бурычлы. Шулай ук банк реквизитлары һәм башка документлар таләп ителә. Тулы исемлек һәм субсидия алганнан соң үтәлергә тиешле шартлар белән һәр авыл җирлеге башкарма комитетында танышырга була. Биредә гаризаларны тутырырга да ярдәм итәчәкләр.
«ПМК-6» ҖЧҖ территориясендә булган авария аркасында, иртәгә, 4 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8 дән "Сетевая компания" ААҖнең Буа электр челтәрләре районнан башлап, Карташов, Горнизов урамнарындагы, Васильевка бистәсенә кадәр (Заводская ур.), шулай ук Северный һәм Яшьләр бистәсендәге йортларда су бирү туктатылачак. Бу хакта Буа - Водаканалы хәбәр итә.