Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасын Буа район ветераннар советы оештырды. Концертта «Родник» хоры һәм "Гөлҗамал " ветераннар коллективы катнашты. Артистлар бик кирәкле атмосфераны тапшырырга һәм барлык тамашачыларны илебез тарихында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе белән котларга тырыштылар. Алар сугыш һәм тынычлык, Ватанга мәхәббәт турында җырладылар. Алар бик яхшы чыгыш ясап, тамашачылар күңелендә эз калдырдылар. Концерт ахырында җыелма хор бәйрәм символын – «Җиңү көне» җырын башкарды.
11 МАЙДА 18.00 СӘГАТЬТӘ "БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ АЧЫЛА .
10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда Буа муниципаль районының балалар командалары арасында фестиваль Кубогына футбол буенча ярыш узачак
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара үткәрделәр, анда ЧОУ Буа филиалы «Социаль белем бирү академиясе», шулай ук ДАҺОУ «Буа медицина училищесы» 1-2 курс студентлары катнашты.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буа муниципаль районында «Хәтер вахтасы»традицион иҗтимагый-патриотик акциясе уза. Бүген, 6 май көнне, әлеге акция кысаларында, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары урынбасары Рамил Җамалетдинов, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Гафурова, яшь армиячеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Татар зиратында Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арусланов каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
7 майда капиталь ремонт үткәрү сәбәпле Буа станциясендә 114 км тимер юл кичүе 2 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Урап үтә торган юл Вахитов һәм Шәйдуллин урамы буенча (Көнбатыш) тимер юл кичүләре аша булачак.
Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 7 май көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.
Май бәйрәмнәре башлану белән табигатьтә пикниклар һәм ял итү чоры килә. Кешеләр саф һавада дуслар компаниясендә яки гаилә даирәсендә ял итәргә тырыша. Табигать кочагында ял итәргә җыенганда талпанны йоктыру куркынычы, бөер синдромлы геморрагик бизгәк йоктыру турында истә тотарга кирәк. Шуңа күрә күңелсез мизгелләрне булдырмас өчен берничә гади кагыйдәләрне белергә кирәк.
2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге»III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре «Георгий тасмасы. Мин-хәтерлим! Мин-горурланам!» акциясендә катнаштылар.