"Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мини - футбол буенча гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Көзге каникуллар" дигән ачык турнир узды , 2008-2009 елгы егетләр ярышларда Буа районының 80 катнашучыдан 10 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын- Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 2 урын - 2нче Лицей, 3 урын-1 нче мәктәп.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Кабул итү атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Авангард ур., 74, 2нче подъезд (26 нчы тәрәзә).
Бу юлы архив хезмәтенә һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатенә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә лицей-интернатның 7 сыйныф укучылары килде.
Бүген Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен Лицей-интернат базасында Буа районы башлыгының "Талантлар ачу" профильле мәктәбе, районның талантлы һәм сәләтле балалары өчен "Казан ачык талантлар университеты" катнашында, үзенең эшен башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга, яшь кадрларны Татарстан Республикасының эшче яшьләре хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында проект эшчәнлеген үстерү, эшче белгечлекләрен популярлаштыру һәм эшче яшьләр арасында актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән проектлар республика конкурсы үткәрелә. Гомуми приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итә. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бүләкләнәчәк.⠀
Фикер алышу туган якны өйрәнү музеенда узды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов үзәкне үзгәртеп кору белән беррәттән мәдәни программа төзү, ягъни ел дәвамында үткәреләчәк чаралар буенча да бурыч куйды. Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның беренче катында – Бурундуковлар йортында сәнгать галереясы булдыру турында тәкъдим яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романслар кичәләре үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Хәтта бинадан читтә дә. Галереядә мольбертлар һәм буяулар, башка кирәк-яраклар сакларга мөмкин булачак. Мондый чаралар балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итәр иде.
Иртәгә, 1 ноябрьдә, 8 сәгать 30 минутта Ял үзәгендә районның авыл яшьләре өчен актив мәктәп уздырыла. Чара Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Аграр яшьләр оешмасы һәм район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарәсе ярдәмендә оештырыла.
Беренчедән, транспорт чараларын электрон ПТС (транспорт чарасы паспорты) белән теркәү тәртибе билгеләнде. Икенчедән, транспорт чарасы двигателен алмаштыру процедурасы гадиләште. Двигательне тибы һәм моделе буенча тиңдәшкә алмаштырганда аның номеры турында мәгълүматлар карау нәтиҗәләре буенча теркәү гамәлләрен үткәргән вакытта мәгълүматлар базасына кертелә. Двигательгә документлар таләп ителми. Өченчедән, ике һәм аннан күбрәк хуҗаныкы булган транспорт чарасын теркәү тәртибе көйләнгән. Шулай ук автомобильне алмаштырганда теркәү билгеләрен саклау срогы ике тапкырга (ярты елдан бер елга) арттырылды. “Транзит” теркәү билгеләренең гамәлдә булу вакыты 20дән 30 тәүлеккә кадәр озайтылды. Тагын транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның бланкы яңартылды.
Көн җилле, суык булуга карамастан, сәүдә рәтләреннән кеше өзелмәде.Быел ярминкә урыны үзгәргән – Батыршин урамына күчкән. Кысанрак булса да, барысы да сыешканнар үзе. Район үзешчәннәренә чыгыш ясау өчен дә урын калган. Аларның дәртле җырлары астында казанлылар иртәнге якта ук һәр ноктада тукталып, Буа сыен сайларга керештеләр. Инде иртәнге сәгать уннар тирәсенә Кыят, Яшевка, Боерган, Күл Черкене, Зур Фролово авыл җирлекләре башлыклары халыктан артканны җыеп алып килгән продукцияне сатып бетергәннәр иде инде. Кабак та, ташкабак та калмаган.
Быел татарча диктант язу акциясенә 150дән күб-рәк буалы кушылды. Оештыру комитеты әйтүен-чә, бу узган елга караганда 50 кешегә күбрәк.