ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сайтының төп битендә 2017 ел өчен физик затларның милек салымнарын исәпләү һәм түләү турында тулы мәгълүмат урнаштырылган «салым белдерүе 2018» дигән промо-бите барлыкка килде, шулай ук әлеге салым түләү өчен бердәм салым белдерүләре турында мәгълүмат урнаштырылды.

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас территориаль бүлеге 2018 елның 27 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Мария Трофимовага Буа районы һәм Буа шәһәре, Тәтеш, Чүпрәле, Апас районнары халкын шәхси кабул итүне видеоконференцэлемтә режимында үткәрү турында хәбәр итә

Бүген 18 сентябрьдә Буа муниципаль районының Норлат авылы зиратында шушы авылда туып-үскән, РСФСРның Атказанган икътисадчысы, дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев каберенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, аның беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында чәчәкләр салу тантанасы узды.

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан "Спорт-ул тормыш " исемле спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды.

Пенсияне арттыру буенча дәүләт программасында катнашып 2014 елның 31 декаберенә кадәр гариза язган һәм 2015 елның 31 январенә кадәр беренче взносларны керүчеләр ел саен үзләрнең счетларына кимендә 2000 сум салып барырга тиешләр

“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче этабы башланды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы үткәрә. Безнең районнан полициянең участок вәкилләре – Айрат Хәлилов һәм Алмаз Алимов катнашалар. Алар өчен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында  тавыш бирү башланды ((https://16.мвд.рф/всероссийский-конкурс-2018). Ул 20 сентябьгә кадәр барачак. Иң күп тавыш җыючы участковый конкурсының республика этабында да катнашачак.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

    18 сентябрьда сәгать 8:00-12:00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Казанда шәхси торак йортларны рәсмилләштерү буенча, төзелешкә рөхсәтне юкка чыгару сәбәпле  "Бердәм кайнар линия көне" үткәрә.

    Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчүнең өстенлекләре:

  1. контроль-касса техникасын салым органына визитыннан башка теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый киметә;
  2. бизнес-аналитик инструментларны онлайн куллану, бу үз бизнесың белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк;

Кичә Адав-Толымбай авылында авыл Кубогына мини футбол буенча турнир узды.Кичә Адав-Толымбай авылында авыл Кубогына мини футбол буенча турнир узды.

Шәһәр көнендә, 15 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннын оештырылган федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында музей сезоны ачылуга багышланган «Минем кече Ватаным» фотокүргәзмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International