"Татарстан кроссы-2018"кысаларында үткәрелә торган ярышларда катнашучылар шулкадәр иде. Беренче булып стартка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр басты. Аннары мәктәп укучылары, студентлар, район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, спорт ветераннары үз дистанциясен узды.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле инициативасы белән Бала хокуклары турында БМО Конвенциясен популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агарту, аларны социаль-хокукый активлыкка этәрү, шулай ук үсеп килүче яшь буынның хокукый белемне һәм хокукый культураны арттыру өлкәсендәге позитив юнәлешле, иҗтимагый-файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалау максатларында “Ребенок в мире прав” – «Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы 10 сентябрдә старт алды.
Бүген шәһәребезгә 238 ел тула. Чал тарихлы булса да, ул яшь һәм матур булып кала.
Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында Буа муниципаль Башлыгы Марат Зяббаров рәислегендә антинаркотик комиссия утырышы булды.
Росреестрның официаль сайтында өлешле милектә катнашучыларның үз өлешен сату турында хәбәр итү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Өлеш сатучы барлык калган катнашучыларга үз өлешен сатарга ниятләве турында язмача белдерү кәгазе җибәрергә тиеш.
“Ял үзәге”ндә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында профилактик чаралар дәвам итә. Бүген, 14 сентябрьдә, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашында чираттагы чара узды.
РФ Волонтер Елы үткәрү кысаларында һәм “Урман атналыгы-2018” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында 12 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк паркында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Ял үзәге методистлары “Урман – безнең байлыгыбыз” дигән экологик әңгәмә үткәрделәр.
Чара азагында катнашучыларга “Нефтяша һәм аның дусларының маҗаралары” тематик фильмы күрсәтелде.
Россия Федерациясе Президентының «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2008 елның 28 апрелендәге 607 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79 номерлы Указы (2016 елның 26 декабрендәге ПУ-1226 номерлы үзгәрешләрне исәпкә алып) нигезендә җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыру үткәрелә.
Закон чыгаручылар уннарча норматив актларга, шул исәптән Җир, Шәһәр төзелеше, Урман хуҗалыгы һәм башка кодексларга саклау зоналары нормаларын системалаштыру турында үзгәрешләр кертте.
Территорияләрне файдалануның аерым шартлары булган зоналаргенпланларда, карталарда һәм территориаль планлаштыруның башкадокументларында билгеләнергә тиеш. Алар турындагы белешмәләр күчемсез милекнең дәүләт реестрында булырга тиеш. Мондый зоналарны билгеләүне җайга салу кирәк, чөнки аларның чикләрендә күчемсез милекнең теге яки буобъектларын урнаштыру һәм теге яки бу эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенчамахсус чикләүләр гамәлдә.
Шәһәр көне уңаеннан 15 сентябрьдә Буада берничә урында бәйрәм чаралары үткәреләчәк.
Үзәк китапханә бинасында 8 сәгать 30 минутта «Кече шәһәр, зур тарих», 1 нче филиалда 9 сәгать 30 минутта «Буа яраткан шәһәре»дигән туган якны өйрәнү дәресе узачак.