ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендә Чүпрәле районы Үби авылында “Җылы йорт” социаль приютта будылар.

ТР Буа шәһәренең ''Теремок" балалар бакчасы мөдире Ситдыйкова Равия Гыйләҗ кызын "ТР Атказанган укытучысы" исеме бирелү белән котлыйбыз.

Бүген Буа интернат-йортына эшлекле сәфәр белән ТР ветераннар Союзы вәкилләре килде. Аларны районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия садретдинова сәламләде.

Бездә - көмеш! 2018 елның 21-22 август көннәрендә Биектау районының "Казан арты" стадионында кече шәһәр һәм районнарның 2001-2002 елгы ир балалар арасында ТР Беренчелегенең финал уеннары узды.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген РФ дәүләт флагы Көне. Шул уңайдан буалыларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады:

Хөрмәтле буалылар һәм Буа кунаклары!

   Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – РФ дәүләт флагы Көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – озын һәм катлаулы юл үткән дәүләтебезгә хөрмәт билгесе.

Бүген Россиядә РФ Дәүләт флагы Көне билгеләп үтелә. Ел саен россиялеләр Дәүләт флагы Көнен билгеләп үтәләр. Бу тантанага нигез 1994 елда Россиянең беренче президенты указы белән салына.

2018 елның 9 сентябрендә Буа муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. "Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлеге «Бердәм РОССИЯ»партиясенең иң әзерлекле һәм лаеклы вәкилләрен – әгъзалары һәм тарафдарлары сайлауга кандидатлар итеп тәкъдим итте.

Казан шәһәренең 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында “Яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә тәкъдир итү” дигән педагоглар секциясе узды.

Буа ветеринария техникумы студентлары “PROFхәрәкәт” яшьләр форумында катнаша. Ул 20августтан 25сенә кадәр Яр Чаллы шәһәренең “Звездный” сәламәтләндерү лагере территориясендә узачак.

Бөтен дөнья мөселманнары исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете, яки корбанга китерү Көнен билгеләп үтә. Ул Хаҗ тәмамлануын белдерә һәм, Рамазан ае уразасы  бетеп, 70 көннән соң үткәрелә. Тантаналы гыйбадәтләр кичә Буа районынң барлык мәчетләрендә дә уздырылды. Тантаналы чаралардан соң мөэмин-мөселманнарны өйдә бәйрәм өстәлләре көтә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International