Бурычың бармы-юкмы икәнлеген белергә, налог түләү өчен квитанцияне алырга хәзер Татарстан Республасы күпфункцияле үзәкләре офисларында да мөмкин.
Россиянең иң яхшы олы яшьтәге 12 юртагы арасында ул финишка беренче килеп, “Элита” призын отты - 1600 метр араны 2 минут 2 секундта килде!
Нурвахит авылында яшәүче Дилә һәм Илсур Галимҗановлар хуҗалыгында асралучы бу айгырның республика чабышларында беренче тапкыр гына җиңүе түгел. Аның алдагы елларда да Элита призын отканы булды.
Веселый Роджер күптән түгел Казан Сабантуенда да призер булды. Буа Сабан туенда ике ел рәттән аңа тиңнәр юк.
“Авангард” агрофирмасы игенчеләре уракка төштеләр. Алар Татар Аксуы авылы янындагы кырда көзге бодайны җыярга керештеләр. Барлыгы 8 комбайн эшкә эшли. “Кыр корабы” штурвалы артына утыручыларга агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин хәерле эш сәгатьләре, игеннең бер бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга насыйп булсын, дип теләде.
Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге, иҗтимагый проект оештыру буенча өйләр өчендәге хезмәт специалистлары «Олылар өчен куркынычызлык мәктәбен” оештырдылар. Иҗтимагый эшмәкәрләр өчен “Сак булыгыз мошенниклар” лекциясе укылды
Кичә, 22 июльдә Буа муниципаль районында 11 округ буенча сайлаучылар белшн кондидатларның алдан тавыш бирү очрашуы узды.
"Батыр" спорт мәктәбендә балалар өчен "Кызыл, сары, яшел" дигән спорт күңел ачу дәресе узды. Монда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм билгеләре трындагы белемнәрен ныгытты, тәрбиячеләр исә балаларның төп хәрәкәтләрне ясый алуларын карады, көч, җитезлек, хәрәкәт тизлеген үстерделәр, коллективизм хисен тәрбияләделәр.
Балалар бакчасының спорт командасы биремнәрне бик теләп башкарды һәм киртәләрне җиңде. Бу көнне барысы да дәрт һәм күтәренке кәеф алды.
24 июльдә сәг.8 дән алып 12гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе олешләп төзү килешүләрен теркәү мәсьәләләренә багышланган бердәм "кайнар линия" көне үткәрәчәк.
Пенсия фондының сайтында шәхси кабинетында ике дәүләт хезмәте тәкъдим итү белән бәйле яңа сервислар үз эшен башлап җибәрде.Алар - граҗданнар авияциясе һәм күмер сәнәгате өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләргә пенсиясенә өстәмәләр билгеләү, шулай ук аерым казаныш һәм күрсәткән хезмәтләр өчен өстәмә материаль ярдәм билгеләү. пенсия фондының әлеге түләүләргә гаризаны хәзер РПФ сайты аша электрон форматын бирергә була. Бу очракта шәхси кабинет сервисыннан файдаланырга була.
Пенсиягә стәмә түләүләргә граңдан авияциясе, һава судносының җәйге экипаң әгъзалары хокуклы. Боларга пилотлар, штурманнар, борт инженерлары һәм механиклары, шулай ук күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре, мәсәлән, тау эшчеләре, проходчиклар, забойниклар һәм машинистлар керә.
Предприятиедә хезмәт куючылар, аларның балалары һәм буалылар бу максатта шикәр заводы паркына җыелды. Икенче тапкыр үткәрелүче кече Сабан туенда традиция буенча башта алдынгыларны тәбрикләделәр, заводның җыр-моңга осталары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
М.Вахитов исемендүге гимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар 111 номерлы янгын сүндерүчеләр частендә булдылар. Частнең начальнигы Р.Шәрәфетдинов балаларга кызыклы экскурсия алып бардылыр