Земельные участки, входящие в состав зон с особыми условиями использования территорий, как правило, не изымаются у правообладателей. Но на такие участки или их часть распространяется особый режим. Это влечет за собой ряд ограничений в использовании.
Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды. Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесенə КФУның кабул итү комиссиясе хəбəр итте.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык булышлыгы белән "Чүп-чарга башка урын юк" Регионара иҗтимагый оешмасы "Башкарабыз!" исемле Бөтендонья чисталык көне үткәрә. проект 2018 елның 15 сентябрендә табигать территорияләрендә чүп-чарны чистарту масштаблы ирекле иҗтимагый акция үткәрүне күздә тота. Бу чара - граҗданлык инициативасы.
Шушы көннәрдә Буа элеваторының агымдагы ел уңышын кабул итәргә һәм сакларга әзерлеге тикшерелде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләреннән торган комиссия 12 гектар мәйдан биләгән предприятиенең бөртек кабул итү, киптерү һәм саклау буенча барлык төп биналарында булды
Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы 25 -26 августта Казанда узачак. Чемпионатның ярыш трассасы Кремль яр буенда Казансу елгасы акваториясендә урнашачак, ә очып китү-очып төшү полосасы "KazanRing" автодромы территориясендә булачак.
Күчемсез милеккә булган хокукларны теркәү процессы турында, фатирга карата булсын, җир кишәрлегенә карата булсын, граңданнарда сораулар күп туа. Аларга җавапны Татарстан Росреестырының колл-үзәгендә алырга була. Бу хезмәт кадастр исәп-хисабы һүм хокукларны теркәү буенча белешмә мәгълүмат һүм консультацияләрне оператив рәвештә тәкъдим итү өчен каралган. Росреестрның телефон аша тәэмин итү үзәге белгечләре Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъекты буенча Росреестрның территориаль органнарының адреслары һәм эш тәртибе турында белешмә мәгълүмат бирәләр, кирәкле документлар пакеты, аларның эчтәлеге, эзерләү һәм тәкъдим итү буенча консультация бирәләр, шулай ук Росреестрның рәсми сайты аша электрон рәвештә дәүләт хезмәтеннән файдалануга заявка төзергә яки приемга алдан язылырга булышалар.
Бүген Әлши авыл җирлегендә район башлыгының беренче урынбасары Ильдар Еремеев, Буа муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Кәмәртдинов, авыл җирле башлыклары һәм оешма, ведомство җитәкчеләре катнашында "Тәҗрибәнең чиге юк" исемле семинар узды.
Буалылыр, сезне "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйгедә катнашырга чакырабыз. 1 август көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында узачак конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала.
Быел бу чарага старт “Авангард” агрофирмасында бирелде. Хуҗалыкның уракта катнашачак “кыр кораблары”, шулай ук аларга урында хезмәт күрсәтәчәк ремонт бригадасы техникасы, янгын сүндерү машинасы тигез рәтләргә тезеп куелган кырга барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкч-еләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары да җыелды. Алар, район җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек инспекциясе, агрофирма, дәүләт техника күзәтчелеге ида-рәсе белгечләре башта комбайннарның техник төзеклеген, механизаторлар белән комплектлаштырылуын, аларның йөртүче таныклыклары тәртиптә булуын, янгын сүндерү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы, башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителүен җентекле тикшерделәр
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 188 бала 11 сыйныфны тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Алар барысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алып чыкканнар.