ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Дүшәмбе көнне районның гадәттән тыш комиссиясе әлеге фаҗига уңаеннан киңәшмәгә җыелды. ЮХИДИнең теркәү һәм имтихан алу бүлеге начальнигы Илдар Гыймалетдинов белдерүенчә, вакыйга болай була: Шәмәк авылында яшәүче 1997 елгы Михаил Комиссаров  Иске Мәртледән Буа ягына барганда, тимер юлны аркылы чыгу урынындагы  светофорның кисәтүче кызыл утына игътибар итми. Нәтиҗәдә ул идарә иткән автомобиль Ульяновск ягыннан килүче “Волгоград-Нижневартовск” пассажир поездына бәрелә

Владимир шәһәрендә милли бәйрәмебез  Сабантуй узды. Анда безнең районыбызның үзешчән артистлары катнашты.

Буа районы Шәйморза  авылы мәчетендә зур  тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсенә 25 ел тулуына багышланган иде.

 Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җитәчкесенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин,Бөтендөнья татар конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Шәйморза авылынды туып үскән якташыбыз Мар Шәрипов, һәм ерак араларны якын итеп кайтучы авыл халкы катнашты. Район җитәкчелеге исеменнән халыкны Ранис Камартдинов сәләмләде.

Үзәк паркы каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты. Тантанада полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр ассызыкланды, яңалыклар белән таныштырылды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Разводны участок җитәкчесе Радик Егоров кабул итте.


13
июль, 2018 ел
җомга

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре мәктәп яны лагерьларында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Хезмәткәрләр бигрәк тә җәяүле кичү һәм светофорга аерым басым ясадылар. Балалар төрле тукталышларда булып, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда, уеннарда катнаштылар, биремнәр чиштеләр.

“Авангард” агрофирмасында унсигез “кыр корабы” уракка әзер. Шушы көннәрдә аларның саны егермегә тулачак – завод конвейерыннан төшкән ике “Акрос” юлда.

Районның барлык төр хуҗалыкларында яшел урак иң кызуында. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 июльгә печән тиешленең 43, сенаж 54 проценты күләмендә хәстәрләнгән. Саннар теле белән әйткәндә, кышлыкка шул чагыштырмада 6232 һәм 46739 тонна азык тупланган. Аерым хуҗалыклардан печән буенча планны “Коммуна” һәм “Алан”, сенаж салуда “Ямбулат” һәм “Кыят” арттырып үтәгәннәр

Буа МППЖКХсы хезмәткәрләре шәһәр урамнарын тузаннан  арындыруның яңа ысулын куллануга алдылар. Эре техника Ефремов, Космовский, Люксембург, Щорс урамнарында иртәнге сәгатьләрдән алып интенсив автомобиль хәрәкәте башланганчы  юлларны су белән юдырып чистартачаклар

"Гөлҗамал" ансамбле "Түгәрәк уен" бәйрәмендә катнашты. Халык ансамбле «Түгәрәк уен»да  җырлап  халыкны   бәйрәм  белән котлады


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хочу приобрести в своем новом многоквартирном доме – нежилое помещение, кладовую.  Продавец помимо стоимости самой кладовки просит заплатить сверху еще 22 тыс. рублей за оформление документов. Как узнать, насколько это сумма обоснованная? Примечательно, что за оформление квартиры с тем же продавцом я оплатила только госпошлину в размере 2 тыс. руб.?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International