Районда яшелләндерү акциясе дәвам итә. Шәһәрнең үзәк паркында гаиләләр аллеяләре барлыкка килә башлады.
“Арктика” спорт мәктәбендә балаларны дүрт яшьтән башлап тимераякта шуарга өйрәтәләр. Бу балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә өстәмә белем бирү программасы нигезендә эшләнә.
50 “пилот” мәктәбеннән җыелган активистлар белән бергә Кыят урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Полина Тихонова, җиденче сыйныфтан Надя Ярхунова һәм педагог-оештыручы Ф. Прохорова дүрт көн барган слетта ТРның телевидениене, киноны һәм визуаль сәнгатьне үстерү Үзәге директоры, РФ журналистлары берлеге әгъзасы Павел Косов, Казан дәүләт сәнгать институтының кино һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, драматург Антон Шутов, “Включайся” (“Россия 24”) телепрограммасының чыгаручы редакторлары Егор Зайцев һәм Максим Максимилюк һәм башкалар белән очраштылар.
Беренче көнне нунчаки-кумитэда (нунчаки белән сугышу) – 25, икенче көнне шобу санбон кумитэда (гадәти сугышу. Алга таба – кумитэ) 18 спортчы көчен сынады. Ике категория буенча да беренче урынны 8 яшьлекләр арасында 22 килограммга кадәр үлчәү категориясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Данила Смирнов, 25 килограммнан югарырак үлчәүдә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Тимур Феклистов, икенче урынны 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов, өченчене шуннан ук Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков яуладылар.
Тагын берничә көннән Россиядә сәламәт туклану көнен билгеләп үтәчәкләр. Гаять актуаль тема.
Бүген шәһәрнең Ял үзәгендә Чакырылучы көне уздырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бу чакырылышта районнан 50 дән күбрәк солдат китүен, Совет армиясе сафларында хезмәт итүдә булачак солдатларга таләпләрнең үсүен билгеләп үтте.
“Хаҗилар” мәчете янындагы спорт мәйданчыгында район һәм шәһәр мәчетләре командалары арасында чираттагы футбол матчы узды.
“Җәяүле аркылы чыгу урыны” профилактик чарасы старт алды районда 10 октябрьдән. Ул 19 октябрьгә кадәр барачак.
М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Җыр – кешенең юлдашы” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Громова һәм физикадан белем бирүче Марат Мөхәммәтҗанов Казанда Укытучы көненә багышлап үткәрелгән чараларда бүләкләнделәр.