Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу эшләре ахырына авышты.
Раил Садриев 50 яшенә 50 артист чакыру турында вәгъдәсен үтәде. Дүшәмбе һәм сишәмбе район мәдәният йорты сәхнәсе хуҗасы юбиляр үзе һәм җырчылар, юморчылар булдылар.
Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, тагын берничә айдан ипотека буенча чиратта торучылар яңа квартиралар алачак.
Быел Ял үзәге район халкына кино күрсәтә башлады. Алдан ачык һавада үзәк паркта күрсәтелде, хәзер кино авыл клубларында “сәяхәт итә” башлады. Анда татарча кино күрсәтәләр.
Урамда – октябрь, синоптиклар инде беренче кар да вәгъдә итәләр. Бу вакытта автомобильчеләрнең үз “баш авыртуы” – җәйге резиналарны кайчан кышкыга аламаштырырга?
Быел районда беренче мәртәбә шактый зур күләмдә – 1572 гектарда көнбагыш үстерделәр. Хәзер аның уңышын җыю төгәлләнеп килә.
Шәһәрнең үзәк паркындагы Мәхәббәт балдагы янында калкып чыгачак яңа өйләнешүчеләр аллеясенә нигезне Буадан Энҗе һәм Альберт Хәсәновлар салды. Район ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми теркәгәннән соң алар биредә бергәләп гаиләләренең һәм аллеянең беренче агачын – чыршы утырттылар.
Ял үзәгендә үткәрелгән этносоциологик тикшеренүдә авыл яшьләренең социаль-икътисади хәле һәм социаль кәефе турында белештеләр.
Авыл хужалыгында терлекчелек тармагы ел әйләсе бердәнбер акча кертү чыганагы булып тора. Технология таләпләрен төгәл үтәп, алдынгы алымнарны, фән казанышларын киң кулланып, кайбер хуҗалыклар сөт, ит җитештерүне, малларның баш санын арттыруга баралар.
Районда татлы тамыр уңышын җыю дәвам итә.