ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Авылларның киләчәген белим дисәң, андагы балалар бакчасына, мәктәпкә  кереп чык.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Мамадышта 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча узган республика беренчелеге финалында буалы яшь футболчылар икенче урын яулады. 

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт “ЛУКОЙЛ” ПАО һәм “РИТЭК” җәмгыяте үткәргән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының 300 мең сумлык грантына лаек булды. 

Буалылар беренче генә тапкыр катнашкан үз эченә бассейнда йөзүне һәм йөгерүне алган әлеге бәйге Чуашстан Республикасының Комсомол районында узды. 

Узган уку елында шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе коллективы уңыш арты уңышка иреште – уку йорты Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелде. Алар әлеге рейтингта республиканың барлык шәһәр мәктәпләре арасында 55нче, ә гомуми (шәһәр һәм районныкыларын да кертеп) баскычта 58нче урынны билиләр. Моннан тыш, быел уку йортына гимназия статусы бирелде.

Бүген Үзәк паркта ветераннарның район Советы президиумы, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, агач-куаклар утыртты. 


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Сәлахов сүзләренә караганда, киләсе елда шәһәрдә 7 күпкатлы йорт капиталь төзекләндереләчәк. 


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Буа дәүләт драма театры быелгы сезонны Зөлфәт Хәким пьесасы буенча  Г. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган   “Килә ява, килә ява”  спектакле белән ачарга җыена.  


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2014 елдан башлап инвалидлык төркемен билгеләү өчен нигезнең объективрак критерийлары билгеләнде. Организмның функцияләре бозылуның ачык күренүе билгеләре конкретлаштырылды. Халыкара тәҗрибәгә таянып аны билгеләү 10нан 100гә кадәр процентларда бәяләнә.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Быел республикада Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Аның кысаларында район үзәк дәваханәсе базасында “Беренчел районара онко-гинекология кабинеты” проекты эшли башлады.Ул баш табиб Рөстәм Сәмәрханов инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Анда хатын-кызларны айга бер тапкыр җирле табиблар белән берлектә Республика онкология диспансерының гинекология бүлеге мөдире Андрей Панов кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International