Йөз яшь көн дә тулмый, дип Иске Суыксу Выселкасы авылы халкы Фәйрүзә әби Хәсәнҗанованың юбилеен зурлап, корбан сарыклары суеп, мәчеттә уздырды. Кунаклар арасында район җитәкчелеге дә, туганнар да, бергә гомер кичергән авылдашлар да бар иде.
"Татарстан Республикасының ат хуҗалыгы һәм ат спорты федерациясе” җәмгыять оешмасы рәисе Васил Шәйхрәзиев җитәкчелегендә 1 октябрь көнне Арча районының Яңа Кырлай бистәсендә Ат көне үткәрелә.
1 октябрь дә республикада “Агач утырту көне” үткәрелә. Тик буалылар бу көнне дә көтмичә бу изге эшкә керештеләр инде. Оешма-предприятиеләрдән үз участокларында агач утырту эшен “Буа элеваторы” хезмәткәрләре башлап җибәрделәр. Алар шәһәрнең Совет урамына 280 төп агач утырттылар.
Район мәктәпләрендә укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Анда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар олимпиадаларның муниципаль турында катнашачаклар.
Ял үзәге “Кино авылга кайта” исеме астында авылларда фильмнар күрсәтә башлады.
Халыкара Өлкәннәр бәйрәме кысаларында 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр буалы әби-бабайларга Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт адресы буенча Комплект сервис, Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 153 йорт адресы буенча “Дарина” чәчтарашханәләрендә түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә.
23-25 сентябрь көннәрендә анда Татарстаннан дзюдо буенча беренче Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры, дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт остасы Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган унынчы “Спорт көрәшләре фестивале” узды.
Ул моны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында яшь комбайнчылар арасында узган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән сигезенче республика кокурсында раслады.
Традицион “Татарстан кроссы”нда быел шул кадәр буалы җитезлек сынады. Шәһәр үзәгендә старт алып берничә урамны колачлаган дистанциягә беренче булып 4-6 сыйныфлар укучылары чыкты. Аннан бер-бер артлы стартка өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, студентлар, оешма-предприятиеләр вәкилләре һәм спорт ветераннары басты.
Кичә имам-мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендәге төркем Буага кайтты. “Госман” мәчетендә хаҗиларның гаиләләре, дуслары, якыннары, өйлә намазына җыелып, аларны каршыладылар. Махсус әзерләнгән табында хаҗилар үзләренең кичерешләрен сөйләделәр, зәм-зәм сулары белән сыйладылар, бер-берсенә нәсыйхәтләр җиткерделәр.