ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә каратэ фудокан-кобудо буенча үткән ярышларда уңышка ирештеләр. 


26
февраль, 2016 ел
җомга

15 февральдән Буа районы территориясендә  трансляцияләнүче  “Россия радиосы +  Татарстан радиосы” тапшыруларын хәзер FM диапазонда 103,8 МГц ешлыгында тыңларга була. 

2016 нче елның 25 нче февралендә Буа муниципаль районында 11 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль район Советының бишенче утырышы да әлеге шатлыклы вакыйгалар белән бер көнгә туры килде. 

Аракчино бистәсе –  Югары Ослан боз юлы бүген 24 февральдә 22 сәгатьтә ябылачак, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе. 


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Моны авылның мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре традицион чаңгы ярышы үткәреп ачыкладылар. 50 яшьтән өлкән ир-атлар арасында беренче урынны Казаннан кайткан Хәмит Бикмуллин, икенчене Илгизәр Батталов, өченче урынны Фәрит Ильясов яуладылар. 

Буа ветеринария техникумында республика колледжларында, училище-техникумнарында белем алучылар арасында “Без бәхетле буын-2016” фестиваленең беренче зона этабы узды.

Йөрәк һаман унсигездә диюләре хактыр. Мәрзия әби дә үзенә ничә яшь икәнен әйтми, әнә.

Районның иң өлкән кешесе – Иске Суыксудан Мәрьям әби Низамова февраль азагында, Алла бирсә, 103нче яшькә чыгачак.

Тумышы белән Адав-Толымбайдан булган чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы, бик күп спорт осталары тәрбияләгән Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары якшәмбе көнне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International