Ул Идел аръягы районнарыннан килгән вәкилләр белән хезмәтне саклау буенча семинар үткәрде.
Министрлык вәкиле республикадагы оешма-предпрятиеләрдә хезмәтне саклау буенча контрольнең тагын да көчәйтелүе хакында әйтеп узды. Аның белән семинарда катнашкан Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Артем Ларюхин хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән очракта юридик һәм вазифаи затларны нинди штраф суммалары көткәнен сөйләде. Семинарда хезмәтне саклау буенча координация Советы вәкилләре катнашты
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе әгъзалары 21 февральдә булачак халыкара туган тел көненә һәм тиздән туган көнен билгеләп үтүче җирле шагыйрә Динә апа Камалетдинованың иҗат кичәсе җыелдылар.
Шәһәр үзәгендә “2016 елда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә авария-коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең иң яхшы командасы” исеменә узган бәйгегә республиканың иң көчле ун командасы җыелды. Буаның 111 номерлы янгын часте данын анда Рифкать Әхмәдуллиннан, Илдус Баһаветдиновтан, Алмаз Солтановтан, Иршат Сафиннан торган команда яклады.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәкәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чираттагы чараны уен формасында оештырып, балаларда игътибарлыкны арттыру максатын куйдылар.
Кадерле буалы тамашачы, сөен! 1 марттан башлап 31енә кадәр Буа дәүләт драма театры бинасында һәр көнне спектакльләр куелачак. Рус телендә дә, татар телендә дә, чуаш телендә дә, олылар өчен дә, балаларга да. Десертка Буа театры артистлары башкаруында ике премьера!
Лицей-интернатның 3 сыйныфында белем алучы Эльвина “IT-чемпион” бәйгесендә планшетлы компьютер белән бүләкләнгән генә иде әле.
15 февраль көнне Буа шәһәренең ял үзәгендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасының чыгаруга 27 ел тулуга багышланган чара узды. Чарада Буа муниципаль район башлыгы беренче урынбасары Еремеев И.Ф., Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Садретдинова Л.Н., районың хәрби комиссары, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе,социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар катнаштылар.
Кичә Наратлык урманында “Россия чаңгы юллары – Татарстан чаңгы юллары” масса төсендәге ярышлар узды. Анда 1600гә якын кеше стартка басты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километр арада узыштылар.
Татарстанда буран, бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта ТР гидрометүзәк идарәсе хәбәр итә.