ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Районыбызны аркан тартучы пәһлеваннарының  Россия күләмендәге ярышларда катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм, ниһаять, кичә кич Иске Суыксудан Илдус Хөсәенов, Илсур Хөсәенов, Марат Дәүләтшин, Сәйдәш Җәләлов,  Илдус Әхмәтшин, Фиргать Хөсәенов, Иске Тинчәледән Раил Ильясов, Буадан Радик Җәмдиханов, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәреннән өченче урын белән кайтып төштеләр.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бу җәйдә Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондының “Турыдан-туры түләүләр” пилот проектын тормышка ашыра башладылар. Аның буенча социаль пособиене эш белән тәэмин итүчеләр түгел, ә фонд филиаллары турыдан-туры хезмәткәрләргә түли.
Районның баһадир егетләре –  Иске Суыксудан алтау – Илсур Хөсәенов, Илдус Хөсәенов, Марат Дәүләтшин, Илдус Әхмәтшин, Фиргать Хөсәенов, Сәйдәш Җәләлетдинов, Иске Тинчәледән Раил Ильясов, Буадан Алексей Попов, Линар Вәлиуллин, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәренә юл алдылар.
Быел икенче икмәк авылларда уңган. 20-25 сутый мәйданлы бакчадан 40–50шәр капчык уңыш алучылар да бар.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Иртән үк чәчәк  бәйләмнәре күтәргән, яңа, үтүкләнгән мәктәп формалары кигән укучылар шәһәр урамнары буйлап мәктәпләргә  агылды
Бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданына таралды. Анда туган ягыбыз турында буалылар төшергән фотолардан, кул эшләреннән күргәзмәләр куелды. Ә балалар өчен аттракционнар эшләде. 
Быел районда 4792 укучы өчен беренче кыңгырау яңгырый, шул исәптән 510 бала беренчегә бара. 

28
август, 2015 ел
җомга
Шикәр заводы мәдрәсәсәсе территориясендә кабак плантациясен буалы Әдип Каюмов үстерә. 

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Буаның барлык укытучылары, тәрбиячеләре район мәдәният йортына җыелды – биредә традицион август конференциясе узды.
29 августта үзәк мәйданда Республика көннә һәм шәһәребез, районыбыз туган көнгә багышланган зур бәйрәм булачак. Тантана 10 сәгатьтә мәйдан үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә бәйрәм концерты белән башланып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International