ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Узган дүшәмбедә районда чөгендер алуга да керештеләр. Татлы тамыр казуны “Дружба” агрофирмасы башлап җибәрде.

14
август, 2015 ел
җомга
Буа  районындагы  халыкка  комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре чакыру буенча Р.Сагдеев мәктәбендә балаларга “Мин – тормышымның авторы” дигән темага чара уздырдылар.

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Протопопово мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды.  ОАО "Таттелеком"  Буа филиалы директоры Петр Белов авылда балаларга да, өлкәннәргә дә   спорт мәйданчыгын буш тотмауларын, сәламәт булуларын теләде.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 10 августта, һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре, кадерле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, республикада 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре дип игълан ителәчәк.
Бүген “Батыр” спорт мәктәбендә район күләмендә “Физкультурачы көне” билгеләп үтелде. Анда төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр стритболда, мини футболда, өстәл теннисы уеннарында, ГТО нормаларын  үтәүдә көч сынаштылар. 

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны елдан-ел арта. Агымдагы елда гына да әлеге күрсәткеч узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 76 процентка (!) күбәйгән. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә беренче урынны тота.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Буа муниципаль районындагы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре 442 нче Федераль закон кысалары нигезендә оештырылган сәләмәтлек мөмкинчелекләре  чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максаты белән  өйгә чыктылар.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Буа муниципаль районына Казанда үтүче су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 24 чакыру билеты тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International