ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Берничә көн инде шәһәр урамнарында 13 номеры суккан автобуслар йөри башлады.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Полисның стандарт төрен (кәгазьлесен) алу мөһим булса, аның пластик дубликаты уңайлылык өчен генә чыгарылды. Әлбәттә, оригиналны алмыйча аның пластик төрен бирмәячәкләр. Соңгысы бары Татарстан Республикасы территориясендә генә гамәлдә. Пластик медицина полисы түләүсез бирелә. Аны алу өчен яңа полис, паспорт белән “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясенең офисына килеп гариза язарга кирәк. Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, пластик медицина полисы белән  пациентлар тоткарлыксыз кабул ителәчәк.
Рафаэль Хәсәнов биргән әлеге суммага авылның, халык телендә әйтсәк, Урталык урамында иске мәчет урынында калкып чыккан яңа мәчеткә зур келәм, тәрәзәләренә пәрдәләр, башка кирәк-яраклар сатып алдылар.
Шәхси йортларда яшәүчеләр-гә, ягъни су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, әмма су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтырылмаган капиталь төзелеш объектлары абонентларына июнь ае-на су өчен түләү квитанциясе калын булып килде.
“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары ике өр-яңа интернет-проект (dostizheniya.ru һәм vmeste.tatar) тәкъдим итте. Аларның максаты бер – “Президент белән бергә” хәрәкәте турында сөйләү, һәр татарстанлының анда кушылу мөмкинлеген булдыру, Татарстан казанышлары белән таныштыру.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырган вертолет бүген көндез дүртенче ярты булганчы Буа җиренә төште.
Игорь Мамкин — 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядының 1 класслы коткаручысы.
Шәһәрдәге “Батыр” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп Линар Нурмөхәммәт улы Вәлиуллин билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International