ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Сары балчык һәм туфрак катыш тау өемнәре урамны ямьсезләп кенә калмыйча, җәяүлеләргә дә комачаулый. Автомобильчеләргә дә рәхәт түгел. Торба салган урында асфальт убылган  һәм йөртүчеләр әлеге “траншеяны” балчык изеп әйләнеп узарга мәҗбүрләр.
Дөресен әйткәндә, Әбделхәй Хәйрулловны беренче генә язуыбыз түгел. Бу юлы юбилярны, кат-кат биографияләренә тукталмыйча, икенче “ракурстан” ачарга булдык.
Биредә 2006-2007 елларда туган ир балалар арасында мини-футбол буенча районара турнир узды. Биш команда арасында барган киеренке көрәштә җиңүне “Батыр” спорт мәктәбеннән Радик Садыйков шәкертләре яулады.
1, 3, 4, 9, 10 майда дәваханә поликлиникасы ял итәчәк. 2  һәм 11 майда поликлиникада көндезге 12 сәгаткә кадәр терапевт, хирург, стоматолог, педиатрның кизү торуы оештырылачак, алар авыруларны кабул итәчәк. Шулай ук процедура кабинеты да эшләячәк.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн рәттән ял итәчәк – 1, 2, 3, 4 майда. Җиңү көненә багышланган бәйрәм өч көн – 9, 10, 11 майда булачак.

25
апрель, 2015 ел
шимбә
“Бөтенроссия электрчылар һөнәр берлеге” иҗтимагый берләшмәсе “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Буа электр челтәрләренең беренчел һөнәр берлеге оешмасын диплом белән бүләкләде. БуЭС моңа “Россия Федерациясе энергетика компанияләрендә иң яхшы коллектив килешүе” конкурсында беренче урын алуы белән лаек булды.
Коймалар алынган урыннарда тротуарлар ясалачак.


24
апрель, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы   Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә ( №15222/15   13.03.2015)  2015 нче елның 24 нче апрелендә  Буа шәһәре сәләтле балалар өчен лицей-интернатта “Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасы элитасын формалаштыру” дигән IV Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Укучыларның фәнни-инновацияле эшләренең “Эврика” дип исемләнгән беренче район конкурсы узды.

Булды микән, әткәй, бала чагың?

Булды микән үсмер елларың?

Явыз дошман басып алган чакта

Унбер айлык кына булгансың.

Ач-ялангач әнкәеңә карап,

Ничек түзгән ана йөрәге!

Кулларыңа бирер өчен хәтта

Булмагандыр  икмәк кисәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International