Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль – “ДАФ”, “ГАЗель” һәм “КамАЗ” бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган “ГАЗель” йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде. Ул госпитальләштерүдән баш тартты.
Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Монысы – хуҗасы буалы булган “ВАЗ-2115” һәм Ульяновскта яшәүче идарә иткән “NISSAN PRESAGE” катнашында. 15 модельле “Жигули” юл читенә төште, андагы хатын-кыз пассажирга урында психологик ярдәм күрсәтелде. Автомобиль йөртүчеләр зыян күрмәде.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чираттагы чараны табигать дөньясын саклауга багышладылар.
25 нче апрельдә районыбызда үткәрелгән “Бөтенроссия өмәсе” кысаларында 1 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары да өмәдә катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына караган Кадыйров урамын, Космовский, Комсомольская урамнарын, мәктәпнең тирә- ягын җыештырдылар.
Буа районының ГХАТ бүлегендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. 25 апрель көнне яәа гаиләләргә һәм аларның кунакларына Буа ветеринар техникумының студент-волонтерлары Георгий тасмасын тапшырдылар.