ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Ел саен үткәрелүче “Яшь программалаучы” район конкурсының өч номинациясендә дә беренче урыннарны шәһәрнең 2 номерлы лицей укучылары яулады.
Быел яз “законлы” килә – һава температурасы  көндезләрен плюс 4-6 градуска кадәр күтәрелә, төннәрен исә туңдыра. Шул сәбәпле “зур су” барлыкка килми.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек чара – ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Җитмешне ябып, сиксәнен ваклый башлавына исе китми Искәндәр Сәйфетдиновның.
“Театраль Буа-2015” декадасы кысаларында икенче көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрның легендар артистлары сәхнә тотты.
Владимир Алексеевич Пантелеевны болай да хөрмәт итә идем. Ә юбилее уңаеннан үткәннәрен сораштыра торгач ихтирамым тагын да артты – артында күпме зур эшләр тора, җитәкче кәнәфиендә дә байтак утырган, бүген дә үз “фазендасында” ниләр генә майтармый,  шул ук вакытта гажәп гади, түбәнчелекле булып кала белә.
Мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен белүгә зачет алырга кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе Җәмәгатьчелек палатасының куркынычсызлык буенча комиссиясе рәисе Антон Цветков.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе  буенча агымдагы елның 24 мартында 15 сәгать 30 минутта район Советының киңәшмә залында Татарстан Республикасының Икътисади министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләте, Татарстан Республикасының  сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрләр субъектлары белән очраша.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсе инициативасы белән “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе башлана.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә март аенда 1 ел тула. Дәүләт дәрәҗәсендәге бу вакыйга уңаеннан 18 мартта Казанда “Без бергә” шигаре астында зур концерт оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International