ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Закон уен бизнесына карата катгыйланганнан катгыйлана бара. Россия Президенты Владимир Путин 22 декабрьдә уен бизнесын оештыруга бәйле җинаять җаваплылыгының тагын да кырыслануы турындагы законга кул куйды. Әлеге канун шулай ук интернетта үз эшен җәелдергән комарлы уен хуҗаларына да кагыла.
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять кадрлар базарына да тискәре йогынты ясый. Киләсе елдан Татарстанда эшсезләр саны кискен артырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Туристлык фирмалары россиялеләрнең чит илләргә Яңа ел юлламаларын алмауга зарлана. Тик бу әле безнең ил гражданнары бәйрәмнәрдә өендә утырачак дигән сүз түгел. Oktogo.ru сервисының кунакханәләргә онлайн рәвештә бронь ясау мәгълүматы буенча, арзан бәядән ял итеп була торган шәһәрләрнең популярлык рейтингы төзелгән. Шушы бишлеккә безнең Казаныбыз да кергән.


Яңа ел алдыннан “Авангард” агрофирмасында зур тантана узды – традиция буенча еллык эшкә нәтиҗә ясадылар һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.
Яңа ел бусагада. Бүген курантлар төнге уникене сукканда 2014нче ел эстафетаны 2015 елга тапшырачак. Кәҗә (Сарык) елы хәере, бәрәкәте, уңышлары, төкле аягы белән рәхим итсен!
2014 елның 27 декабрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Кыш бабай катнашында тантаналы язылышу булды. Узып баручы елның соңгы пары булып Рәсим һәм Инзилә Низамовлар теркәлде.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
“Бола” агрофирмасында агрофирманың директорлары, зооветеринария белгечләре катншында семинар-киңәшмә узды.
Шәһәрнең барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза. Балалар бакчаларында сабыйлар Кыш бабайны, Кар кызын каршыларга өлгерделәр дә инде. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аның өчен Кыш бабай аларга күчтәнәчләр өләште. 
Полиция Кыш бабае Кар кызы аз керемле гаилэдэге балаларны котлады.





27
декабрь, 2014 ел
шимбә
РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россиядә 31 декабрьне ял көне итү тәкъдиме белән чыккан, чөнки ул эш көне сыйфатында нәтиҗәле түгел. "Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, өстәмә ял көне бүлеп бирү мөмкинлеге булмаган очракта, ул моны гыйнвар бәйрәмнәренең соңгы көне - 11 гыйнварны кыскарту хисабына эшләргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International