ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Гыйнварның 9 нан 12 сенә кадәр Казанда һәм Татарстанда һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә башлады. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, бүген укырга кергәндә медаль бернинди өстенлек тә бирми.

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
7-9 гыйнварда һава температурасы сизелерлек төшәчәк
2015 ел, Көнчыгыш календаре буенча, Кәҗә елы – үзгәрешләр елы булыр дип фаразлана. Кәҗәнең кирелеген, үҗәтлеген белгән хәлдә, аның холкы тәэсир итми калмас, янәсе.
Бүген, 5 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы, һава температурасының +2 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Синоптикларның көнгә фаразы шундый.
Татарстан мөселманнары Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылап,  Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Икенче ел рәттән Мәүлид җыенын тарихи Болгар җирендә - Ак мәчеттә уздырдылар.
Республикабызда 2005 елдан бирле тормышка ашырылучы социаль ипотека программасы 100 меңнән артык кешене тораклы итте. Шуларның өчтән бере фатирларны Казаннан алды. Әмма соңгы елларда программа республикабыз районнарында шактый уңышлы эшләп килсә дә, башкалабызда бу башлангыч зур кыенлыклар белән очрашты. Төп проблема - социаль торак төзелеше өчен шәһәрдә урын булмау.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Быел район волейболчылары моңарчы күрелмәгән уңышка ирештеләр. Иң көчле авыл районнары командалары арасында узган Татарстан Республикасы чемпионатыннан хатын-кызлар командасы беренче, ир-егетләр икенче урын алып кайттылар.
Шабашкада йөреп, куллар сөялләнгәнче кирпеч, измә ташыганда ручка-кәгазь тотып, эш кушып торучы прораб иң дәрәҗәле һөнәр иясе тоела иде Феридкә. Шул чакта, сигезенче сыйныфны тәмамлаган мәлдә, егетнең башына төзелеш буенча югары белем алу уе кереп оялады.
Сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 10 сыйныф укучысы Владислав Гордеев “IT-чемпион” республика конкурсының “Иң актив укучы” номинациясендә өченче урын яулады.
Казанда мәгълүмати технологияләр паркында узган тантанада иң күп балл туплаган ун җиңүчегә бү-ләк-ноутбукны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов үзе тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International