ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Яңа елны һәркем матур  итеп бизәлгән урман сылуы  янәшәсендә каршыларга тели. Бәйрәм шатлыгы бозылырлык сәбәпләр килеп чыкмасын өчен алдан кайгыртып, чыршыны урнаштыруда һәм бәйрәм үткәрүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәгез иде.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Ватан геройлары көне уңаеннан районда  яшәүче бердәнбер исән Социалистик Хезмәт Герое – Адав-Толымбайдан Александра Ивановна Николаеваны  муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, социаль яклау идарәсе начальнигы Ләлә Камалова, Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева өенә барып котладылар.
Ял үзәгендә шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында “Геройларны яхшы бел” дигән исемдә кичә үткәрелде.
Киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы  басмаларга язылу вакыты төгәлләнеп килә.
 Түбән Наратбаш авылында яшәүче 90 яшьлек Роза апа Сәйфуллина Бөек Ватан сугышы елларында балалар йортында эшләп җиңүгә лаеклы өлеш кертте.
Иске Тинчәле авылында туып-үскән якташыбыз, журналист, язучы Мөбарәк Мусин гаилә китапханәсен үзенең туган авылы  мәктәбенә бүләк итте.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Декада уңаеннан Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Буа башлангыч оешмасы юбилейларын билгеләп үтүче оешма әгъзаларын кунакка чакырды
Узган шимбәдә Адав-Толымбай авылында һәм шәһәрнең Космовский урамында Буа дәүләт драма театры Раил Садриевның “Тамак” кафесы ачылу тантанасы узды.
Шәһәр урамнарында, тыкрыкларда төрле зурлыкта теләсә ничек салынган гаражлар, сарайлар проблемасы хәл ителә башлады. Әмма бу мәсьәләдә башкарыласы хезмәт шактый әле.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Түбән  Наратбаш авыл җирлегенә кергән Яшьләр бистәсенең бер урамына Иске Тинчәле авылында туган якташыбыз, язучы, тәнкыйтьче Гомәр Гали исемен бирү уңаеннан урта мәктәптә зур кичә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International