ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, урман фондының бөтен территориясендә Татарстан Республикасының  Агерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубянск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларында гражданнарның урманнарда булуларын, аларга транспорт чараларының керүе һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында урманнарда билгеле бер эш төрләрен үткәрүгә чикләүләр гамәлдә, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы затларның гомуми файдаланудагы юллар аша узуын исәпкә алмаганда.

Әбиләр җиңел генә яшәмәгәннәр. Хәзер алар кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ.

Хәмидуллина Рькия Зарип кызы, 1931 елда туган, колхозда йөк ташучы булып эшләгән. Сугыш елларында никадәр авыр булганын, ризык җитмәвен, көненә дүрт  бәрәңге һәм бер кисәк икмәк кенә бирәләр иде дип искә төшерә.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Буада район мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре 75% ка тәмамланган. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен узу торган  төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкканда әйтте. Бинаны яңарту Мәдәният  илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Май аенда Буа шәһәре территориясендә һәм Буа районының авыл торак пунктларында Сетевая компания АҖ электр челтәрләрендә ремонт эшләре планлаштырылган.

2023 елның 23 маенда Буа муниципаль районына дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Л.В. Хәбибуллина киләчәк.

Күчмә чара барышында Буа муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларына бару һәм Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча 14.00 сәгатьтән гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырыла.

Бәяләрне, тарифларны билгеләү буенча сорауларыгыз булса, дәүләт комитеты вәкиленә шәхсән мөрәҗәгать итәргә була. Алдан язылу телефоны: 3-56-41.

2023 елның  май аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2023 елның    май аена каты көнкүреш калдыкларын  чыгару графигы


30
апрель, 2023 ел
якшәмбе

«Буа» сәнәгать паркында  керкә балыгы җитештерү буенча ферма ачылды. Проектны Хәйруллин Илнур Ирек улы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты һәм Татагролизингтан кредит ярдәмендә тормышка ашырды. Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Дәүләт Советы депутаты, Татагролизинг җитәкчесе Азат Җиһаншин ачылуның мәртәбәле кунаклары булды.

Буада чуаш теле көне һәм чуаш халкы язучысы  Иван Яковлевич Яковлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Концерт Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы кысаларында узды.

 


29
апрель, 2023 ел
шимбә

Конференциядә катнашу өчен мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәсе органнары һәм учреждениеләре, балалар тәрбияләү өлкәсендә эшләүче башка оешмалар белгечләре, ата-аналар, педагоглар, психологлар һәм башка кызыксынган затлар чакырыла. Конференция программасы балаларның цифрлы грамоталылыгын үстерү, мәгарифне цифрлы үзгәртү һәм балаларны интернет-куркынычлардан саклау мәсьәләләрен тикшерүне үз эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International