"Россия студент отрядлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы физик затлары арасында социаль проектлау конкурсын үткәрә. Конкурс 2023 елның 25 гыйнварыннан 3 мартына кадәр уза.
Буа ветеринария техникумы студентлары райондашларга махсус хәрби операция уздыру зонасына 5 буржуй-мич җибәргәннәр. Аларны егетләр үз инициативалары белән ясыйлар. Студентлар белән очрашуны район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә бастырды.
«Демография» м илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге бүлекчәләренең социаль эш буенча белгече «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыруда катнаша.
Социаль хезмәтләрне алучылар өчен «Куркынычсыз интернет» программасы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләсе белән эшләү белгече, «Киберфанатлар киберскептикларга каршы» темасына профилактик әңгәмә үткәрде.
Буа районы Донецк юнәлешендә якташлар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтеп җиткерде.
Өч УАЗ, ВАЗ-2107 автомобиле, азык-төлек, кием-салым, тәм-томнар һәм шәхси посылкалар - барлыгы 9 тонна йөк илттеләр. Әлеге хәбәр белән үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.
4-5 февральдә Казанда «Ишкәкле спорт төрләре үзәге» күпфункцияле комплексы базасында Татарстан Республикасында «ГТО уеннары» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.
1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда фонд күрсәтә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә
Буа шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләрен җәлеп итеп, Буа шәһәренең урам-юл челтәре торышын эксплуатация таләпләренә туры килү- килмәвен һәм шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерде.
6 февральдән 17 февральгә кадәр Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк. Телефон: 8(84374) 3 52 89