ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Традицион җыен Буа районының Күшке авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы Ранис Камартдинов катнашты. Сорауларның төп блогы ремонт эшләре һәм су белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.

Шулай итеп, Күшке авыл клубында ремонт таләп ителә. Шулай ук күперне яңарту кирәк.

2023 елның 18 гыйнварында Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең оештыру киңәшмәсе уздырылган. Киңәшмә барышында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды. Алдагы эш планы, агымдагы елга бурычлар һәм перспективалар турында фикер алыштылар. Буа районы халкының ачыкланган проблемаларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, өйдә социаль хезмәт алучыларны озак сроклы карау системасын гамәлгә ашыруга, бурычларны хәл итүгә аерым игътибар бирелде.

2022 елда җирле үзидарә органнары элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының 1,5 мең хуҗасын ачыклаган.

Татарстан Росреестры 2022 ел өчен статистик мәгълүматларга анализ ясады һәм республика территориясендә ешрак нинди индивидуаль торак йортлар төзелүен ачыклады

 

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында һәм Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Укыту һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы буенча өйдә дәресләр үткәрәләр.

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Буа районында мобилизацияләнүчеләр гаиләләре йортларны ремонтлауда, документларны рәсмиләштерүдә һәм утын әзерләүдә ярдәм алдылар. Кергән 60 тан артык сорауның 45 е хәл ителгән, дип хәбәр иттеләр район матбугат хезмәтендә. Әлеге категориядәге  гаиләләргә ярдәм итү буенча киңәшмәне Буа хакимиятендә атна саен үткәрәләр. 


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Уртак эш-берләштерә! Бүген Буа районында яшәүчеләрнең барысы да мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

 

"Без тынычлык өчен!" акциясен тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балалар үткәрде. Очрашу Ырынгы авылы клубында узды. Акциянең максаты турында әңгәмәдән соң, балалар  сатып алынган товарларын пакетларга бүлделәр. Солдатларга җылы оекбаш, сабын, бәдрәф кәгазе, шулай ук куертылган сөт, козинаки, пирожныйлар, кофе, чәй җибәреләчәк. Һәр посылкага балалар язган шигырьләр  һәм хат-рәсемнәр салынды.

Буа шәһәренең гуманитар ярдәм җыю пунктына укучылар батарейкалы фонарьлар алып килделәр. Роберт аларның "Дус сыйныф серләре" конкурсында җиңүләре һәм акчалата сертификат алулары турында сөйләде. Балалар бу акчаны безнең солдатлар өчен кирәкле әйберне сатып алуга юнәлтергә булдылар.

Татамида очрашу Биектау районында узды. Ярышларга Россиянең 21 төбәгеннән 1500дән артык каратист җыелган.

Буа клубында катнашучылар Фәрхәд Фәхретдинов 14-15 яшьлекләр категориясендә икенче урынны алды (ката), 12-13 яшьлек спортчылар арасында Айнур Яруллин өченче урынны алды (ката). 10-11 яшьлекләр категориясендә Матвей Илюшкинның кумитеда – өченче, ката-икенче. Кумитеда 8-9 яшьлек спортчылар арасында Эмиль Галимов-беренче, Артем Курденко өченче урыннарны алды. Иң яшь каратистлар арасында өченче урында Камил Абдуллин (ката).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International