Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов туган көнен билгеләп үтә. 5 ел ул безнең районны җитәкләп, үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтте. Бу вакыт эчендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, социаль әһәмияткә ия программалар буенча эш алып барыла.
Хөрмәтле Ранис Рафис улы! Ихластан котлауларыбызны кабул итегез. Сез югары профессиональ һәм компетентлы, туган якны чын йөрәктән яратучы җитәкче. Район халкының мәнфәгатьләренең башкалардан мөһимрәк булуын, уңышка тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт белән генә ирешеп булганлыкны Сез һәр көнне исбатлыйсыз. Сез таләпчән һәм Сезнең темп ритмына туры килү һәрвакытта да җиңел түгел, әмма бу һәркемне камиллерәк һәм активрак булырга стимуллаштыра. Киләчәктә дә җитез, энергиясе ташып торган, заман белән бергә атлаучы җитәкче булып калыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек , яңадан – яңа үрләр һәм уңышлар телибез!
Егетләр һәм кызлар кулларына аттестатлар тотып Үзәк паркта җыелдылар. Алар өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә чыгарылыш бәйрәме мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.
Егетләр һәм кызларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев котлады һәм 35 чыгарылыш сыйныф укучысына медальләр тапшырды. Шулай ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. Ә соңыннан барлык мәктәп укучылары мәктәп вальсында әйләнделәр.
“Саубуллашу вальсы” кичәге мәктәп укучыларын чәчәктәй тормыш юлына озатты. Ак юллар Сезгә, егетләр һәм кызлар!
Якутия Республикасына эш сәфәре барышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Татарстан — Якутия» форумында катнашты. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чара барышында регионнар җитәкчеләре инвестицион потенциал турында сөйләделәр, шулай ук кайбер позицияләр буенча партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты һәм Якутия Башлыгы Айсен Николаев ике республика арасында килешүгә кул куйдылар. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында килешүләр имзаланды. Шул исәптән Буа районы һәм Саха (Якутия) Республикасының Югары Вилюй олысы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Яшьләр көне-ул синең көн! Кил!
Барлык эшләреңне дә кичектер, 27 июньдә Яшьләр паркында чын- чынлап эссе булачак!
- «Без бергә бәхетле!» гаилә программасы;
- «Өлкәннәр һәм балалар» гаилә велоэстафетасы;
- Декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар;
- Поп-корн, татлы мамык, салкынча эчемлекләр;
- Буа районы яшьләр хәрәкәте активистларын хөрмәтләү;
- Яшьләр дискотекасы! - Сине көтә!
Махсус кунак — MC MOONCHOS & DJs SAFLIX!
Шулай ук Буада беренче тапкыр Ульяновскидан «Төнге бүреләр» мотоклубы - чын байкерлар.
Мондый бәйрәмне кулдан ычкындырма – кил! Очрашуга кадәр!
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән
- төнлә һәм иртән томан көтелә;
- көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.
2022 елның 24 июнендә 18 сәгатьтән 25 июньдә 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, санкцияләнмәгән су коену урыннарының сулыкларына лаборатор тикшерү уздыргач, Зур Фролово авылы плотинасы суы микробиологик күрсәткечләр (E.coli) буенча «Кеше өчен куркынычсызлык һәм (яки) яшәү тирәлеге факторлары өчен зыянсызлыкны тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» СанПиН 1.2.3685-21 таләпләренә туры килмәве ачыкланган.
Суда коену тыела!
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.
Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китерә
Төбәк территориясендә авыл ипотекасы дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан 2087 авыл ипотекасы теркәлгән. Иң күп сан – 1256 – 2020 елда булган. 2021 нче елга 789 авыл ипотекасы туры килде. Программаның авыл халкы өчен мөмкинлекләреннән ешрак Биектау районында яшәүчеләр файдаланган: биредә шундый 243 ипотека теркәлгән, шулай ук Яшел Үзән районы да (121) лидерлар рәтендә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, программа буенча ике ел эчендә Татарстанда барлыгы 7,5 млрд.сумлык 3283 кредит бирелгән.
Билгеле булганча, быел программаны үстерүгә өстәмә рәвештә 7 млрд. сум бүлеп биреләчәк.
Быел 5 ай эчендә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына 21 меңгә якын бүләк килешүе теркәгән. Татарстанлылар ешрак фатир һәм йортлар (11 меңгә якын) һәм җир кишәрлекләре (10 меңгә якын) бүләк иткән. Әмма тормышта төрле хәлләр аркасында бүләк итүче Бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга тели. Нинди очракларда бу мөмкин, бу хакта Татарстан Росреестры урынбасары Лилия Борһанова аңлата .
- Бүләк итү килешүе нормаларына кагылышлы барлык мәсьәләләр Россия Федерациясе Граждан кодексы (алга таба – РФ ГК) тарафыннан җайга салына.
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.