Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне гамәлгә ашыру сроклары турында хәбәр итә.
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүнең беренче түләү аны билгеләгәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла.
Аннан соңгы түләүләр айдан соң килүче айның 1-нче саныннан 25-нче санына кадәр башкарыла, моның өчен ай саен түләнә.
2022 елның 21 июнендә урыны белән көнбатыштан 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Күбесенчә явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.
Төнлә минималь температура +10... +12˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +21.. +23˚.
Татарстан Республикасы делегациясен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
"Бүген Ульяновск шәһәрендә уза торган Федераль Сабантуйда булдык. Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемеров өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән берлектә, Россиянең күп кенә регионнарыннан кунаклар белән күргәзмә мәйданчыкларын карадык, XXII Федераль Сабантуйны ачу тантанасында катнаштык.
Ял үзәгендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча Коткару отрядыныж 1 класслы коткаручысы - Перова Людмила катнашында "Куркынычсыз җәй" дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең эчтәлеге: сулыкларда (суда) үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; урманда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре; куркыныч бөҗәкләр тешләгәндщә беренче ярдәм, киңәшләр; еланнар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Очрашуда тематик брошюралар таратылды, видеоролик күрсәтелде. Чарада Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы мәктәп яны лагерьларыннан балалар катнашты.
Район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә алар “Арктика” боз сарае территориясендә булдылар, анда хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә түбәсе алыштырылган, бинаның тышкы кыяфәте буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта ремонт эшләрен киләсе елда да дәвам итү планлаштырыла. Бүлмәләрне тулысынча яңартырга кирәк. Проект бар, хәзерге вакытта финанслау чыганакларын эзләү алып барыла.
Шулай ук, визит кысаларында җитәкчеләр булачак футбол манежы мәйданчыгында да булдылар.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов ел саен уздырыла торган "Экояз" республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләде
Бүген Казанда татар халык бәйрәме-Сабантуй узды. Иртәдән үк Каенлыкка шәһәр халкы һәм кунаклар агыла башлады. Аларны "Буа-Алан" ишегалдында да көттеләр.
Масштаблы күңел ачуда буалылар быел да бик актив катнашты. "Буа-Алан"да яшь осталарыбызның кул эшләре күргәзмәләре, милли уеннар һәм күңел ачулар, камыр ризыклары, милли аш-су һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде.
"Буа-Алан"да казанлылар гына түгел, Германия, Грузия, Башкортстан, Үзбәкстан, Саратов шәһәре һәм башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар да бәйрәм итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Буа ишегалдында булдылар. Алар бәйрәмнең оештырылуын югары бәяләделәр.
- Барыгызны да татар халкының иң матур бәйрәме - Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәркемгә сәламәтлек телим. Бик матур итеп оештыргансыз, яхшы әзерләнгәнсез. Афәрин! Рәхмәт сезгә һәм бәйрәм белән!- дип котлады Рөстәм Нургалиевич.
Конкурс РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары тарафыннан хупланды
Приз фонды – 400 000 сум.
журналистлар, блоггерлар, юнкорлар, педагоглар, студентлар һәм мәктәп укучылары, эшмәкәрләр һәм кече бизнесны аңлаучылар өчен
Сезнең шәһәр яки район эшмәкәрләреннән кем иң яхшысы?
үз бизнесларын булдырып кына калмыйча, ил төбәкләре үсешенә өлеш кертүче эшмәкәрләр турында сөйләсәгез иде
2022 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында 2021 ел өчен Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда Буа шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, сәяси партия вәкилләре катнашты.
Халык алдында тыңлауларны аларны үткәрү буенча комиссия рәисе, Буа шәһәре башлыгы урынбасары С. А. Зайцева алып барды, 2021 елда Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Я. Галәветдинов чыгыш ясады.
Ачык тыңлауларда катнашучылар Буа муниципаль районының 2021 елга бюджеты үтәлеше турында хисап проектын хупладылар, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр Советына 2021 елга Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын чираттагы утырышта карарга һәм аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.
Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Буа районының грант алучылары белән очрашты.
"Ирек Хәсәнов 2021 елда «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча грант алды. Бу акчаларны ул атчылыкка юнәлдерә. Бүген аның хуҗалыгында 48 ат бар. Алмаз Заһидуллин һәм Рамил Абделманов савым сыерларының баш санын арттыралар. Районда сөткә бәяләр тотрыкланды һәм үсеш тенденциясенә ия, шуңа күрә фермалар төзү, савым сыерлары санын арттыру - уңышның нигезе. Шул ук вакытта һәр хуҗалыкның һәркайсына темпны тизләтергә һәм барлык йөкләмәләрне үтәргә кирәк. Югыйсә, аларга ярдәм акчаларын кире кайтарырга туры киләчәк.",- дип яза район башлыгы үзенең телеграм- каналында.