Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, ә Нәүрүзбикәнең кызлар һәм чәчәкләр белән бергә чыгуы да төп вакыйга булды. Бәйрәмдә күпмилләтле концерт программасы оештырылды. Бәйрәм кунаклары өчен әзербайҗан, татар, үзбәк, кыргыз телләрендә җырлар яңгырады. Концертның бизәге - милли биюләр, Мәдәни үсеш үзәге, Район мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышлары.
Яшьләр паркы мәйданында сәүдә рәтләре эшләде, пылау һәм карга боткасын авыз итәргә мөмкин иде. Спорт ярышлары һәм татар милли уеннары үткәрелде. Язгы чәчәкләр ясау буенча мастер-класслар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе эшләде. Барлык теләүчеләр дә нәни пони атларында йөрди, моңа аеруча балалар шат иде.. Нәүрүз бәйрәменең төп көтелгән өлеше- ритуаль учак яндыру булды. Бу яңа елда яхшы уңыш, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек сорауны символлаштырды.
Бәйрәм Буа шәһәре Мәдәни үсеш үзәгенең "Сөембикә" фольклор коллективы башкаруында биш телдә яңгыратып, "И туган тел" җыры белән тәмамланды.
Районда халыкны "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы белән коронавирус инфекциясеннән түләүсез вакцинацияләү дәвам итә. Вакцинациянең беренче этабын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова да узды. Вакцинациядән соң 3 көн дәвамында иньекция урынына су тидермәскә, физик йөкләнешне чикләргә һәм алкоголь кулланмаска киңәш ителә. Вакцинация урыны кызарса, шешеп китсә антигистамин чаралары кабул итәргә. Температура күтәрелү- ул организмның инфекциягә табигый реакциясе. Әмма тән температурасы шактый күтәрелгәндә, ялкынсынуга каршы нестероид булмаган чаралар кабул итәргә кирәк.
«Татэнергосбыт» АҖ сезгә 25 мартка кадәр электр энергиясен исәпкә алу приборларының актуаль күрсәткечләрен тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Күрсәткечләрне тапшыру ысуллары:
• «Татэнергосбыт» АҖ шәхси кабинет (https://lkfl.tatenergosbyt.ru);
• ТР Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru);
• квитанция түләгәндә банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә;
• «Татэнергосбыт» АҖ теркәлү узмыйча (https://lkfl.tatenergosbyt.ru//guest-readings).
Яз көне боз шактый нык тоелса да, чынлыкта ул бик нәзек.Әмма, язгы чорда бу куркынычка карамастан, күп кенә кешеләр боз өстенә чыга. Бу, беренче чиратта, балыкчылар һәм балалар. Бозда бәхетсезлек очракларына юл куймау һәм аларны киметү максатыннан, язгы бозда булуның төп кагыйдәләрен үтәү фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип исегезгә төшерәбез.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында, 2021 елның 18 мартыннан 31 мартына кадәр Буа районы территориясендә «Җәяүле» профилактик чарасын күрсәтәчәк. Буа районы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр хәрәкәтендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау буенча эшне көчәйтәчәк. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр өчен чыгу юллары, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышларын) карап тоту кагыйдәләрен үтәү тикшереләчәк. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл-транспорт һәлакәте куркынычы кими торган төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк: -җәяүлеләр тротуарлар яки җәяүлеләр юллары буйлап хәрәкәт итәргә тиеш, ә алар булмаганда - юл читләре буйлап - караңгы вакытта яки күз күреме начар булу шартларында җәяүлеләрдә ут кайтара торган элементлар булу киңәш ителә һәм әлеге предметларның күренеп торуын транспорт чаралары йөртүчеләре өчен тәэмин итәргә - җәяүлеләр юлларны җәяүлеләр өчен кичү юлыннан гына үтәргә тиеш, җәяүлеләр йөри торган юлларда күчү юлы булмаганда – тротуарлар линиясе буйлап юллар кисешеннән, юл чатыннан чыгарга рөхсәт ителә.
18-21 мартта 2005-2006 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Командалар Аксубайда ярышты. Ярышларда 17 команда катнашты: Саба, Алексеевск, Арча, Әтнә, Мөслим, Теләче, Буа, Баулы, Чирмешән, Апас, Нурлат, Сарман, Алабуга, Минзәлә, Әлки, Аксубай, Чистай.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа кызлары командасы пьедесталның югары баскычын яулады:
- 1 урын- Буа ;
- 2 урын - Саба ;
- 3 урын Мөслим.
Безнең команда тренеры Зеленова Наталья Михайловна.
Команданы һәм тренерны ышанычлы җиңүләре белән котлыйбыз!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк. Бу гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш дигән сүз.
- минималь сроктан кимрәк булган биләүдәге күчемсез милекне, милек хокукларын һәм башка мөлкәтне сатудан керемнәр. Хәзерге вакытта биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас алу, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак бирү нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда. Автомобильне сатканда, минималь вакыт 3 ел тәшкил итә.
Тимер юлчылар әти-әниләренә балаларны караучысыз калдыру һәм аларга тимер юл янында уйнау тормыш өчен куркыныч булуын искә төшерә.
Хөрмәтле өлкәннәр! Балаларны тимер юллар янында ялгызларын калдырмагыз. Бу аларның тормышы өчен куркыныч!
Тимер юл һәркем өчен, ә балалар өчен аеруча зур куркыныч зонасы. Ләкин, ничек кенә сәер булмасын, нәкъ менә ул үсмерләрне уеннар, күңел ачулар өчен җәлеп итә. Әмма күңелсез статистика балигъ булмаганнарны да, өлкәннәрне дә сагайтырга тиеш, аларның үз-үзен тотышының игътибарлылыгына һәм кырыс кагыйдәләрен үтәүгә генә сәламәтлеге, ә кайчак тормыш бәйле булуын искә төшерергә тиеш. Тимер юл транспорты тәгәрмәчләре астында ел саен дистәләрчә бала һәм яшүсмер авыр җәрәхәтләр ала. Үлем белән тәмамланган травматизм очраклары да аз түгел. Тимер юллардагы бәла-казалар җәмгыятькә зур зыян китерә. Һәр кеше тимер юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, сигналларга колак салырга гына түгел, башкаларны, барыннан да элек балаларны кисәтергә дә тиеш. Ел саен тимер юлларда балалар һәлак була.
Бүген Буа районының авыл хуҗалыгы продукциясе Казан шәһәрендә узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим ителде. Район продукциясе белән сәүдә итү Батыршин 20 адресы буенча урнашты. Казанлыларга яңа гына суелган ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, бал, шикәр, он, ярмалар тәкъдим итәләр. Ярминкәдә районның эре предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен алып барды. Иртә таңнан башкалада яшәүчеләр иң яхшы ит продуктлары, он продукцияләре алу өчен чиратта тора.
Буа туган якны өйрәнү музеенда Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә шщхесне таныклаучы документлар- паспортлар тапшырылды. Чара Кырымның Россия белән кушылуын бәйрәм итүгә багышланган иде. Тантаналы чара РФ һәм ТР гимннары яңгыравы, «Безнең Кырым», «РФ паспорт тарихы» темаларына видеороликлар күрсәтү белән башланып китте. Россия Федерациясе гражданины паспортларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлия Заһидуллина тапшырды.
Сәламләү сүзе белән «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Наталья Македонская, Буа муниципаль районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ирина Иванова чыгыш ясады. Бу көнне гражданинның төп документын биш яшь буалы алды. "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова, Буа районының Мактаулы гражданины Илгиз Нигъмәтуллин һәм «Буа туган якны өйрәнү музее» МБУ директоры Люция Әхмәтҗанова балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Резедә Җәләлова җиткерде. Район мәгариф бүлеге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Татьяна Поспекова «Язгы тамчы» җырын башкарды.