Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба - КУЭ субъекты) компания тарафыннан ярдәм күрсәтү максатларында, «Опен Хаб» ҖЧҖ «Ак Барс» Банк ГАҖ ярдәме белән җәмәгать туклануы бинасына заказны илтеп җиткерү контроле өчен GeCo бер тәрәзә сервисы төзелде. Сервис сатуларның барлык каналларын бер POS терминалда интеграцияләргә, сайттан, социаль челтәрләрдән һәм ашарга китерү Яндекс.Go һәм Delivery Club агрегаторларыннан заказлар алырга мөмкинлек бирә. Сервис турында мәгълүмат www.ge-co.io. платформада тәкъдим ителгән.
2020 елның 19 мартыннан 7 майга кадәр онлайн (алга таба - Вебинарлар) форматында бушлай белем бирү чаралары сериясе үткәреләчәк. Аларда GeCo сервисы җитәкчелеге һәм чакырылган спикерлар ресторан бизнесының мөһим нечкәлекләре һәм анда заказны илтеп бирү роле турында хәбәр итәчәк. Вебинарга теркәлү www.ge-co.io/seminar.ru сылтамасы буенча мөмкин.
Эш бирүчеләр үзләренең хезмәт хаклары схемаларын тулысынча ачарга курка торган төп сәбәп – салымнардан качу омтылышы. Һәр эшләүче диярлек "ак", "соры" һәм "кара" хезмәт хаклары төшенчәләре белән таныш. Рәсми булмаган хәлдә, әлеге төшенчәләр легаль һәм ярымлегаль хезмәт хакы схемаларын чагылдыру кебек киң таралыш алды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы басылып чыгуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында барлыкка килә торган һәм типлы уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.
19 март көнне "Әкият" балалар бакчасы "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмгә Карга килде һәм балаларга яз килүен хәбәр итте, аюлар уянуын хәбәр итте. Балалар Нәүрүз бәйрәмен бик шатланып каршы алдылар. Биюләр, җырлар, уеннар белән Кыш бабайны озаттылар.
Мондый фольклор бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, гореф-йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.
Бәйрәм ахырында барысы да традицион "Карга боткасы" белән сыйландылар.
2021 нче елның 19 нчы мартында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ буларак карау системасын тормышка ашыруга багышланган иде.
Очрашуда озак вакытлы карау системасында эшнең максатлары, бурычлары һәм принциплары турында фикер алыштылар. Аерым игътибар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗларны ачыклау, гражданинга шәхси ихтыяҗ һәм озак вакытлы карау системасында катнашучы оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлек регламенты нигезендә, озак сроклы карауның социаль пакетын сайлап алу механизмына бирелде.
Шулай ук «Социаль хезмәткәрләрнең һәм өйдә социаль хезмәт алучыларның яңа короновирус инфекциясеннән вакцинацияне оештыру» темасы да кузгатылды.
Очрашуда катнашучылар әлеге темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.
20 мартта 13: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында механикалаштыру һәм техник сервис институтының Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.
Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссаховага туры эфирда сорау бирергә була.
2021 елның беренче ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан өлешләп катнашу буенча 3 350-дән артык килешү теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 70% ка диярлек күбрәк: 2020 елда шул ук вакыт эчендә 1 987 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта быел эскроу-счетларны кулланып өлешләп катнашу килешүләренең саны 3,5 тапкырга – 608дән 2 126 га кадәр арткан.
«Гадәттә гыйнвар-февраль айларында, традиция буенча, чагыштырмача тыныч айлар булып санала. Быелгы елда вәзгыять капма-каршы: без, ел башына карамастан, республикада яшәүчеләр, төзелеп килүче йортларда шактый актив рәвештә фатир сатып ала» - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Лилия Борһанова фикеренчә, өлешләп катнашу өлкәсен үстерү өчен төрле ипотека продуктларын үстерү, шул исәптән еллык 6,5% белән ташламалы ипотека дәүләт программасы да, законнарны үзгәртү нәтиҗәсендә (аерым алганда, төзүчеләрнең эскроу-счетларын куллануга мәҗбүри күчү), өлешләп төзүдә катнашучылар үзләрен якланган итеп хис итә ала.
20 мартта 13.00 сәгатьтә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре югары уку йорты җитәкчелеге белән читтән торып очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, Татарстан Республикасының 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе озак сроклы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.
Пенсиягә «авыл» өстәмәсе 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 процентын, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.
«Язгы боз мәкерле һәм куркыныч!» бу хакта гражданнарга гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерәләр һәм балаларның ата-аналарына язгы вакытта су янындагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.
Ата-аналар һәм педагоглар!
Өлкәннәрдән башка балаларны сулык- елгаларга җибәрмәгез, аеруча боз кузгалган чорда. Бу вакыта боз өстенә чыгу куркынычлылыгы турында кисәтегез. Боз өстендә калган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен дә аңлатыгыз: