Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырылуы турында хәбәр итә.
Гражданның пенсия алды яшенә җитүе аңа хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт законнары нигезләмәләренә һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актларга таянырга тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.
«Кайнар линия» телефоны: 8 (843)743-29-93.
«Кайнар линия»нең эш вакыты: эш көннәре 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын түләмәү, конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары буенча 8(84374)3-29-93 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләр турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы һәм «конвертларда» түләүче эш биръчелщр турындагы мәгълүматны «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча урнаштыру мөмкинлеге бар.
"Халык контроле"нә һәм эш урыннарында хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы имин хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru
Бүген Буа шәһәрендә «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.
Исегезгә төшерәбез, конкурс узган елның ноябрендә үк старт алды, 2021 елның 30 гыйнварына кадәр сайлап алу турлары узды. Бүген, Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас районнарыннан иң яхшылар 26 апрельдә Казанда узачак бәйге финалына чыгу өчен көрәшәчәк.
«Милли мультfest» тамашачылар мәдәниятен тәрбияләүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга, анимацион фильмнар, компьютер уеннары аша татар телендә үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс эшләре жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк, аның составына ТР Дәүләт Советы депутаты, телне саклау мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин, атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, «Татармультфильм» ҖЧҖ баш режиссеры, Казан Дәүләт мәдәният институты укытучысы Сергей Киатров, «Самрух» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин кергән.
Конкурста беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 70 мең сум, өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган.
Катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар телибез!
Бүген, 27 февраль көнне, Буа районына беренче тапкыр Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл килде. Аны район башлыгы Ранис Камартдинов, Троицк храмы настоятеле Иоанн Ткачук, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.
Митрополит Кирилл Троицк соборында гыйбадәт кылды. Гыйбадәттән соң җыелган халыкны сәламләде, дин тотучыларның сорауларына җавап бирде. Районыбызда яшәүчеләрнең торган саен күбрәк иман һәм рухилыкны яңарту кирәклеген аңлаулары, бу көчне һәм киләчәккә ышанычны арттырулары сөендерә.
Район башлыгы озатуында митрополит Кирилл "Карлинский" ит йортында булды, шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты.
Шулай ук митрополит Кирилл район башлыгына истәлеккә Библия тапшырды.
Бүген "ТР Буа муниципаль районы иәдәният идарәсе" МКУ каршындагы 1 нче Буа сәнгать мәктәбендә " Б.И.Урманчене къчерщм- 2021" республика иҗат конкурсында катнашучыларның эш күргәзмәсе ачылды, ул Бакый Идрисовичның туган көненә багышлап, "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы Наталья Александровна Македонский һәм "Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Җәүдәтович Гыймранов катнашында узды. Шулай ук чараның мәртәбәле кунагы комиссия әгъзасы, Г.В. Свиридов исемендәге Ундоровски балалар сәнгать мәктәбенең югары квалификация категориясе укытучысы Кузнецова Ольга Николаевна булды.
Күргәзмәдә рәсем һәм графика номинацияләре буенча эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә экспозициясендә Мөслим, Апас, Кайбыч районнары, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама һәм Буадан килгән Б. И.Урманченың 57 иҗат күчермәсе тәкъдим ителгән.
1 марттан 5 мартка кадәр 8:00 дән 17: 00 гә кадәр күргәзмә Буа шәһәрендә яшәүчеләр һәм Буа шәһәренең һәм Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ачык.
Буа ветеринария техникумы студентлар отряды штабы «Кар десанты» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әйтергә кирәк, Буа муниципаль районы территориясендә акция ел саен уза, быел ул 24 февральдә старт алды һәм 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Буа ветеринария техникумының студентлар отряды шушы көннәрдә Кырык Садак авыл җирлегендә булып, бүген Яңа Чәчкап авыл җирлеге территориясендә эшләде. Активистлар ялгыз һәм өлкән яшьтәге авыл кешеләренең шәхси йортлары территорияләрен кардан чистартуда ярдәм иттеләр, укучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр, ә кич белән авыл мәдәният йортында концерт оештырдылар.
«Кар десанты» һәрвакыт игелек китерә. Акциядә катнашучыларга волонтерлык эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм аларга уңышлар телибез.
1 март - Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Күзби, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
2 март - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
3 март – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган,Ташкичү;
4 март - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу , Яңа Суыксу;
5 март - Зур Фролово, Зур Карлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Лашчы тимер юл разъезды, Степановка, Каенлык;
Батин Михаил Васильевич - «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе» МБМУ математика укытучысы, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Михаил Васильевич - беренче квалификация категориясе укытучысы. Гомуми эш стажы - 43 ел, педагогик стажы - 35 ел. 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган мәктәбе укытучысы» исеме бирелә, 2008 елда «Россия Федерациясенең гомуми белем алуның мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Әмма һәр укытучының төп казанышы - укучыларның уңышлары. Һәм Михаил Васильевичның укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призерлары, БДИ имтиханнарын яхшы балларга тапшыручылар. Бүләкләнүе белән котлыйбыз!
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.