ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

3 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап,  «Мир»  кинотеатрында «Ватаным турында җырлыйм» исемле чара узачак дип, хәбәр бирә «ТатарКино».

Тамашачылар Әнвәр Габдрахмановның сугыш елларында татарстанлыларның аз билгеле батырлыкларына багышланган «Бөек Ватан сугышында җиңүгә Татарстанның керткән өлеше» фильмын күрәчәк.


Шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында «Топ-100» программасыннан видероликлар күрсәтеләчәк.

Башлана  –  14:00 сәгатьтә. Керү ирекле.

 

2020 елның 29 октябреннән 02 ноябренә кадәр Казанда 2009 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча «KAZAN CUP 2020» Бөтенроссия турниры узды. "Рубин" ФК академиясе селекционеры чакыруы буенча бу турнирга "Рубин"-2 командасы составына Буадан "Батыр" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче ИСМАИЛ РОДИОНОВ чакырылган иде. Ул барлык матчларда да уйнады һәм 3 гол кертте. Турнир нәтиҗәләре буенча "Рубин"-2 командасы 2 нче урынны алды һәм көмеш медальләр яулады.

Команданың тренеры Денис Савосин Исмаил уеныннан канәгать калды, киләчәктә төрле турнирларга чакырырга планлаштыра, шулай ук безнең спортчының киләсе елның сентябрендә "Рубин"ФК академиясенә укырга керү мөмкинлеге бар.

Исмаилга уңышлар телибез!!!

Савыт-саба сатып алу– кыймәтле һәм бик кирәкле.  Әмма, эшләнмәләрнең уалучанлыгы, аларның составына керүче материаллар яки җитәрлек дәрәҗәдә пөхтә булмаган сатучылардан сатып алу бөтен шатлыкны бозарга мөмкин. Сез мондый очракта савыт-сабаны кибеткә  кире кайтару очрагы белән очраша аласыз. Еш кына сервизлар, кухня җыелмалары һәм башка кирәк-яраклар бик кыйммәт торганлыктан, үзегезнең акчаларны да тулы күләмдә аласыгыз килә. Сез сатып алган савыт-сабаны сезнең кухня интерьерына туры килмәсә дә  аны кире кайтарырга яки алыштырырга тырышасыз, ләкин  мөрәҗәгатегезне кире кагу белән дә очраша аласыз. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 № 55 карары белән расланган, «Башка зурлыктагы, төстәге яки комплектациядәге кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге» бар.

2020 елның 8-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Спорт сарае» спорт комплексы базасында (Мәскәү ур., 1) «Россия Кубогы – Ростелеком»ның IV этабы, шулай ук тимераякта фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Г. С. Тарасов истәлегенә «Идел-2020» Бөтенроссия ярышлары узачак.

Россия Кубогы-ул көчле спорт проекты, кабатланмас концерт программасы һәм Россиянең әйдәп баручы спортчылары ярышлары белән эпатаж, алдан фаразланмас, масштаблы вакыйга.

Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук тамашачылар аудиториясе ягыннан фигуралы шуу белән кызыксынуны исәпкә алып, «Первый канал» Гомумроссия федераль каналы буенча ярышларның турыдан-туры трансляциясе планлаштырыла.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 2 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң күләмле «Көзге каникуллар» чарасы узачак. 2020 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 367 кеше җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендәге вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарсыз һәм юл йөрү кагыйдәләренең таләпләрен санга сукмаучы кече яшьтәге җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, "Родительский патруль" һәм "Отцовский патруле" гражданнар инициатива төркемнәре, шулай ук "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" иҗтимагый оешмасысы белән берлектә кисәтәчәк. Шулай ук, полиция хезмәткәрләренең мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Көн кыскару шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары белән бәйле юл ситуацияләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

 

Барлык 1-8 сыйныф укучыларын да проектта катнашырга чакыралар! «Татарстан гасыры-4» проектында катнашучылар өчен Татармультфильм берләшмәсе Татарстан тарихы турында яңа мавыктыргыч онлайн-дәрес эшләде, аны вектатарстана.рф сайтында карарга була. «Татарстан гасыры-4» проектында катнашу өчен «Яраткан республикама минем район  бүләге» дигән темага рәсем ясарга кирәк (сезнең туган районыгыз республиканың 100 еллык юбилеена нәрсә бүләк итәр иде). Рәсем ясау теләсә нинди техникада да рөхсәт ителә. Әзер рәсемне (рәсемнәр) сыйфатлы фотога төшереп яисә сканерлап аны (аларны) e-mail: konkursвектатарстан.рф. ка җибәрергә кирәк.

Проект шартлары турында тулырак мәгълүмат вектатарстана.рф сайтында  

Рәсемнәр бу елның 22 ноябренә кадәр кабул ителә. Барыгызга да иҗади илһам телибез!

2020 елның октябрендә Ульяновск шәһәрендә узган "Алтын әкият" I Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс-фестивалендә Татарстан Республикасы Буа районы мәдәният идарәсе каршындагы 1 нче номерлы сәнгать мәктәбенең  вокал бүлеге укытучысы Камилә Салих кызы Мусина һәм аның укучысы Ильвина Аристова катнаштылар. Камилә Салих кызы - I дәрәҗә лауреат, Ильвина Аристова III дәрәҗә лауреат булды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!

«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе инициативасы буенча Исәк  авыл җирлеге башлыгы - «Авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе». Республика дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән 2006 елдан бирле «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы уза. Быел конкурста Буа муниципаль районы Исәк авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова катнашты. Конкурс комиссиясе нәтиҗәләре буенча 93 җиңүче һәм призер билгеләнде. Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова «Иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Быел конкурска барлыгы 9 номинация буенча 151 гариза бирелгән. Зөбәйдә Ризатдин кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар  телибез.

3 ноябрьдә ОТР һәм ТНВ телеканалларында "Исәнмесез" программасы чыгачак, иртәнге кунак Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин булачак. Татарстан Росреестры эксперты телетамашачыларга Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының игезәк сайтларыннан ни өчен куркырга кирәклеген һәм чын сайтны фейк сайттан ничек аерырга кирәклеген сөйләр.

"Исәнмесез" программасын  7.30 ОТР телеканалында, ә ТНВда - 8.45 тә карагыз..

Өстәмә хәбәр итәбез, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте: “видеосюжетлар”, “радиоэфирлар”, “ВК” (vk.com/rosreestr16) бүлегендә, шулай ук Youtube. каналында танышырга була.

Салым органнары бурычлары булган гражданнарга салым түләүне кичектермәскә киңәш итә.

Транспорт салымын вакытында түләмәү автомобильне  алуга китерергә мөмкин.

Бурычларның булу-булмавын теләсә нинди уңайлы ысул белән тикшерергә була:

•        Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет-сервисы ярдәмендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре федераль яисә региональ порталында Онлайн рәвештә;

•        Теләсә кайсы салым инспекциясенә, теләсә кайсы КФҮнең «Минем документлар» офисына  турыдан-туры мөрәҗәгать итеп.

Бурычны түләү  гади:

•        «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы аша

•        Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинетта» ; •        Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү»  сервисы ярдәмендә;

•        Федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре порталы аша;

•       Түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.

 

Рәсми сайт: WWW.NALOG.RU

Элемтә үзәге: 8-800-222-2222


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International