Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы үтеп кермәсен һәм килеп чыкмасын өчен Буа районында Буа районының даими әзерлектәге җыелма мобиль эпизоотиягә каршы отряды белән штаб өйрәнүләре уздырылды. Дуңгызларда африка чумасы чыганаклары барлыкка килгәндә гамәлләр һәм күнекмәләр эшләнде. Кызганычка каршы, африка чумасы күрше Самара өлкәсендә теркәлгән. Кеше өчен ул куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки дәвалауга һәм вакцинопрофилактикага бирелми.
Конструктив» республика онлайн-форумы- ул беренче цифрлы форум, анда ил һәм регионның, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы спикерлары үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм бу өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен дә файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.
«Конструктивлык» - ул үз проектың турында белдерү, тәҗрибәле белгечләрдән таяныч алу һәм аны тормышка ашыру өчен матди ярдәм алу мөмкинлеге.
Тиешле күрсәтмә Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар алына башланды, - дип белдерде “Наше время - Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. - Бу фестиваль - тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте бу ике датага багышланачак».
«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа муниципаль районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Шакирова С.В. һәм Җамалетдинова Д.В. «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен Буа шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Музей хезмәткәрләре «Минем яраткан шәһәрем» дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр, балаларга туган районыбызны үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар һәм нигез салучылар турында мәгълүмат җиткерделәр, шул чордагы экспонатлар белән таныштырдылар.
Мондый экскурсияләр балаларга бүгенге көнебез безнең үткәнебез белән тыгыз бәйләнгән булуын аңларга ярдәм итә.
19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.
Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге - традиция буенча, 100-120 км араны уза торган татар токымлы атлар чабышы булачак.
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Республикада «Көзге изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы» ДОБРЫЙТАТАРСТАН МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе башланып китте. «Хәерле башлангычлар көне» кысасында «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтте - социаль хезмәтләр алучыларга 5 капчык он бирде.
Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә, Халыкара хәйрия көне билгеләп үтелде. Бу көнне хәйрия оешмалары эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә, киң җәмәгатьчелек төрле изге эшләргә җәлеп ителә. Акция кысаларында мәрхәмәтлелек дәресләре, төрле акцияләр һәм марафоннар узды.
Идел һәм Каспий диңгезе аша Татарстанның Идел аръягы зонасы уңышын Тәтеш районыннан елга корабльләре ташыйлар.⠀ Бүгенге көндә ТР агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау буенча план 52% ка үтәлгән. Төзелгән контрактларның гомуми суммасы 165,4 млн АКШ долларына җиткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 80,6% яки $73,8 млн. тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Дәүләт хезмәт инспекциясе белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгы җитештерүендә имгәнүләрнең узган ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелә, әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәһасез, ә имгәнгән очракта, ул һәрвакытта да торгызылмый", - дип, мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады Марат Җәббаров.
Шуларның 61 меңнән артыгы - 25% - электрон рәвештә кергән.
Июнь аеннан исәпкә алу-теркәү гамәлләрен уздыруда уңай үсеш билгеләнде - июньдә барлыгы 71820 гариза бирелгән, бу бер айга караганда 66,7 процентка күбрәк. Әгәр апрель аенда Татарстан Росреестрына гаризалар саны кискен кимесә, исәпкә алу-теркәү гамәлләренә гаризалар саны ике тапкырдан күбрәккә артты, өстәвенә кәгазьдә дә дә, электрон чыганакта да.
Шулай ук 3 җәйге айда Татарстан Росреестрына ипотека теркәүгә 22818 гариза һәм өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәүгә 10 526 гариза керде, аларның 50%ы электрон рәвештә.