ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәрендә  «Батыр» спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесенең филиалы  «Импульс» спорт комплексы ачылды. Тантанада җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Чара башлануга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында старт бирде. Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Рөстәм Нургалиевичка һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә яңа форматта,  видеоэлемтә аша спорт бинасының ачылышы турында җиткерде. Һәм шулай ук бу шатлыклы һәм көтеп алынган чара белән буалыларны да котлады.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 2020 елның 10 сентябреннән бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча "кайнар линия" эшли башлый.

«Кайнар линия» телефоны:  7 (939) 345-37-50.

Шалтыратулар көн саен (10-12 сентябрь) 09:00 дән 18:00 гә кадәр кабул ителә.

2020 елның 13 сентябрендә кайнар линия 08:00 дән сайлау участокларын ябуга кадәр эшләячәк.

Буа районының һәм шәһәрнең 71 сайлау участогы 2020елның 11-13 сентябрендә узачак сайлауларга әзер. Тавыш бирүгә әзерләнгәндә төп өстенлек - гражданнарның яшәү һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәр участокта санитария куркынычсызлыгы чаралары күреләчәк: антисептиклар белән эшкәртү, температураны мәҗбүри үлчәү каралган, сайлау процессында катнашучыларның барысын да шәхси яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Махсус чикләү линияләре һәм күрсәткечләр гражданнарның контактсыз хәрәкәтен һәм социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Яшерен тавыш бирү өчен кабиналар  алгы пәрдәсез кулланылачак. Тавыш бирүдә катнашучылар гражданнар исемлегендә үз  ручкалары  белән дә языла ала, шулай ук моның өчен бер тапкыр кулланыла торган ручкалар да  булачак. Һәр көнне, тавыш бирү башланыр алдыннан һәм тәмамлангач, тавыш бирү уза торган объектның барлык биналарына җентекле дезинфекция үткәреләчәк.

Буа районы республикада 2018 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла торган «ВелоДобро» социаль проектында катнашучылар сафына керде. Проект кысаларында республика шәһәрләрендә яшәүчеләрдән иске, ватылган һәм файдаланылмый торган велосипедлар җыю гамәлгә ашырыла, аларны төзекләндерү,  реставрацияләү һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдәге балаларга түләүсез тапшыру оештырыла.

«ВелоДобро» проектын үз эченә алган төп мәсьәләләр: ✅ хәйриячелек үсеше ✅ иске велосипедларны утильләштерү ✅ экологияне саклау ✅ велосипедлаштыру  үсеше ✅ алмашу икътисадын үстерү.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

"Көзге игелек атнасы" гомумроссия акциясе - безнең өлкән яшьтәгеләр өчен яхшылык эшләү, яхшылык кебек төшенчәнең әһәмиятен күтәрү өчен тагын бер гүзәл мөмкинлек. “Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында Буа муниципаль районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы белгечләре районның волонтерлык отрядлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүче өлкән гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, “Көзге десант” ирекле акциясе оештырдылар. Түбәндәге хезмәтләр аеруча кирәкле булып чыкты: көзге уңышны җыю, ишегалларын җыештыру һәм бакчада  эшләү.

Акция үткәрү чорында ялгыз пенсионерларга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтелде. Өлкән яшьтәге кешеләр яшь буын язмышында үзләрен кирәкле, мөһим итеп хис иткән егетләр белән һәр очрашуга шат һәм аларны тагын түземсезлек белән көтәләр.

Үзмәшгульләр - үз эшчәнлегеннән керем алучы затлар. Бу салым исәбенә баскан һәм һөнәри керемгә салым түләүче, үз-үзенә хезмәт итүче физик яки индивидуаль эшкуар булырга мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе хәбәр итә: 29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм керемгә салым (ЕНВД) рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итү вариантын ничек сайларга? Бу сорауларга җавапларны "ТатарстанРПФ"да таба аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсия мәсьәләләрендә шәхси ярдәмче эшләде. Бот белән эшли башлау гади: каталогтан сайлап Telegram программасын йөкләп алырга, сылтама буенча яки исеме буенча   эзләү аша табарга һәм аның белән языша башларга.

 «ТатарстанРПФ» - биредә сез һәрвакыт пенсия белән тәэмин итү буенча мәгълүмат таба аласыз.

#Пенсияфонды  #Буашәһәре #БезСезнеңөченэшлибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International