ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча дәрес оештырдылар.

 Дәрес Буа шәһәренең Яшьләр паркында «Скандинавия йөреше» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 Дәреснең максаты-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча шөгыльләрне популярлаштыру.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.

Бүген, 11 сентябрьдә “Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабына старт бирелде, ул унынчы тапкыр уздырыла.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен булдыруга ярдәм итәчәк.

Буа районыннан ике катнашучы - полициянең өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Марат Хәсәнов һәм полициянең өлкән участок вәкиле полиция өлкән лейтенанты Раил Камалов катнаша. Аларның югары шәхси һәм һөнәри сыйфатлары хезмәткәрләр һәм халык арасында ихтирамга лаек.

 Конкурста җиңүчене билгеләү өчен, 11 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының  httpps://16.мвд.рф/бөтенроссия конкурсы - 2020 рәсми Интернет-сайтында  онлайн-тавыш бирү башлана, ул 20 сентябрьдә тәмамланачак.

«Көзге игелек атнасы» ирекле акциясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен “Һөнәрләр дөньясында” дигән һөнәри юнәлешле дәрес үткәрделәр.

Дәрес "Син миңа ошыйсың" дигән сәламләү  уены белән башланды. Уен барышында балалар үзләренең яшьтәшләренә карата булган яхшы уй-хисләрен белдерделәр. Бу уен коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта.

Аннары социаль педагоглар катнашучыларга «Көзге игелек атнасы» акциясе, бүгенге очрашу темасы турында сөйләделәр һәм шул ук исемдәге викторина үткәрделәр. Дәрестә балалар бик күп кызыклы һөнәрләр турында белделәр, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур, ә ниндиләргә  бөтенләй юк икәнлекне дә белделәр. Дәрес барышында балалар белгечләргә кем булырга теләвләре турында  җиткерделәр. Шулай ук һөнәрләр темасына «Крокодил» уенын уйнап, үз-үзләрен сынап карадылар.

Әлеге чараның максаты-балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллау формалаштыру, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

La Primavera оркестры коронавирус белән бәйле концертларны тыюдан соң программаны яңадан башлап җибәрде. Татарстанның биш шәһәре «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасының концерт турына керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлар катнашачак.

 «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» проекты инде биш ел Казанда зур уңыш белән уза. Быел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды», - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның халык артисты әле кышын ук Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм музыка колледжларында тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады, алар La Primavera оркестры белән солистлар сыйфатында чыгарга тиеш иде. Тик гала-концертларны коронавирус пандемиясе белән бәйле катгый чикләүләр һәм тыюлар аркасында күчерергә туры килде.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

11-13 сентябрьдә республикада масштаблы #МойТатарстан челленджы узачак. Анда катнашучылар 36 смартфонның берсенә ия була алачак.

iPhone ничек отарга:

- Үз сайлау участогында селфи ясарга;
-  Фотоны 11, 12 яки 13 сентябрь
көнне #МойТатарстан  хештегы белән 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр ВКонтакте  яисә Instagram да урнаштырырга.
❗️
Конкурста Татарстан Республикасыннан коммерцияле булмаган аккаунтлары гына катнаша ала. Фотосүрәтләр саны чикләнмәгән.

✅ 11 һәм 12 сентябрьдә бүләк уйнату ВКонтакте (https://vk.com/tatarstantop) буенча #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә һәр сәгать саен  8: 00 дән 20: 00 гә кадәр узачак .
✅ 13 сентябрьдә
 смартфон уйнату ВКонтакте (https://vk.com/nashtatarstan) буенча #МойТатарстан  Татарстан Республикасы рәсми берлегендә һәр сәгать саен 8: 00дән 20: 00гә кадәр оештырыла .

Чималның беренче партияләре күрше район агрофирмаларыннан китерелде. Тантаналы ачылыш «Ак Барс» холдингының генераль директоры Иван Егоров, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр. Заводның генераль директоры Валерий Погребной билгеләп үткәнчә, предприятие чөгендер кабул итүгә һәм тәүлегенә 6-6,3 мең тонна чимал эшкәртүгә әзер. Узган ел 700 мең тоннадан артык кабул ителгән. Иван Егоров сүзләренә караганда, быел холдинг агрофирмалары 500 мең тоннага якын чимал тапшырыр дип көтелә. Ранис Габитов сүзләренә караганда, районда чөгендер уңышы яхшы. Бүгенге көндә исәпләүләр буенча, уңыш гектарыннан 350 центнер тәшкил итә. Татлы тамырлар 7 мең гектарда игелә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге 2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номерына шалтыратырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (84374) 3-52-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бәйгенең муниципаль этабын оештыручылар - «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ, «Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБУ, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе.

           Бәйге өч этапта уздырыла:

1 этап (муниципаль): 01 сентябрь – 26 октябрь 2020ел – муниципаль берәмлекләрдә материаллар җыю һәм конкурсның республика этабы өчен конкурс эшләрен сайлап алу;

2 этап (республика): 01 ноябрь – 01 декабрь 2020 ел – республика конкурс комиссиясенә иң яхшы эшләрне (рәсемнәр һәм проектлар) җибәрү;

3 этап (йомгаклау): 01 декабрь – 20 декабрь 2020 ел – җиңүчеләрне билгеләү, конкурска йомгак ясау.

Бүген Буа муниципаль районының Кырык Садак авылында күп функцияле үзәкнең тантаналы ачылышы булды.

Әлеге торак пунктта социаль объект төзү «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу-100 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан күп функцияле мәдәни үзәк.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде.

Тантаналы чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International