«Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне «Россия җиңүләре» интеллектуаль онлайн-уенында катнашырга чакыра.
Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә һәм чарага сылтама буенча язылырга кирәк: https://волонтерыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285
Башлана — 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыра. «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме Россия шәһәрләренә биреләчәк, аларда яшәүчеләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән. Казан-мактаулы исем алуга дәгъва кылучыларның берсе.
Бүген, 9 июньдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садреев сайланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге урманга барганда тоташ кием-салым, баш киемнәре кияргә тәкъдим итә. Кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә талпаннарга каршы спрей кулланырга. Песи һәм этләргә өчен махсус муенчаклар кигезергә. Профилактика чараларының берсе булып талпан энцефалитыннан прививка ясату тора. "Үз-үзеңне саклауның төп ысулы — агачлар куелыгында йөрмәү, үз-үзеңне даими карап тору».
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.
Һичшиксез, Татарстан Республикасы бүгенге көндә коррупциягә каршы тору буенча үзәкләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә биредә коррупциягә каршы иң заманча белемнәр һәм технологияләр кулланыла. Коррупциягә каршы тематикага багышланган һәр чара коррупциянең сәяси, социаль, икътисади нәтиҗәләре, коррупциягә каршы халыкара тәҗрибә һәм чаралар системасы, Бөтендөнья афәтләренә каршы көрәш өлкәсендә хокукый инновацияләр һәм иҗтимагый контроль кебек проблемаларны нәтиҗәле тикшерү өчен иң яхшы акылларны берләштерергә тиеш. Шул ук вакытта коррупциягә каршы белем бирү, коррупциягә каршы экспертиза һәм башка күп кенә көрәш чаралары дәүләт хакимияте органнарының илнең гади гражданнары белән иҗтимагый мөнәсәбәтләрен чистарак һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтәсе килә.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.