ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.

Шулай итеп, башлыйбыз. Алмагачка зыян салучы төп корткыч - ул алма корты(плодожорка), ул урта полосада, гадәттә, бер генерациядә үрчи. Органик бакчада алма кортыннан һәм башка корткычлардан яклау өчен лепидоцид (күбәләк кортларына(гусеницаларга) каршы киң спектрдагы бактериаль препарат) һәм Фермовирин-ЯП – алма кортының вируслы гранулезы препараты кулланыла. Алма кортыннан яклауда шулай ук дезориентацияләү һәм ата кортларны вакуумлы җыю ысуллары кулланыла. Органик бакчада алма кортына каршы биопрепаратларны кыска гына вакыт эчендә дүрт-биш мәртәбә куллану максатка ярашлы.

Ел саен 26 майда Россия Эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек безнең республика икътисадының тотрыклы үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора.

2020 елның 26 маенда (15:00) Татарстан Республикасында эшкуар көнен онлайн-форматта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында уздыру планлаштырыла.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

26 май көнне 6.45 сәгатьтә «Татарстан радиосы»нда «Яңа көн» программасы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Альбина Мәгъсүмова радиотыңлаучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле булган чикләүләр вакытында гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре, хокукларны һәм кадастр исәбен алуны туктатып тору вакыты кайсы очракларда озайтылуы һәм гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен кабул ителгән башка өстәмә чаралар турында сөйләячәк.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең Вконтактеда. vk.com/rosreestr16.

Казан сугару техникасы заводы быел Дагстан, Оренбург һәм Төньяк Кавказ республикаларына су сиптерү машиналарын җибәрүне планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2016 елда Казан сугару техникасы заводы эшли башлавын билгеләп үтте. “Бу Россиядә киң колачлы су сиптерү машинасы эшләп чыгарыла торган өч заводның берсе һәм ул республиканың зур өстенлеге булып тора”, - диде ул.

Бу машина сугару системаларын җитештерүнең дөньякүләм алдынгы тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнгән һәм аның сыйфаты һәм тасвирламасы буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Машинаның җиде секцияле стандарт озынлыгы 444 метр, ә су сиптерү мәйданы - 64 гектар.

2020 елның 16 маенда Россия Хөкүмәте яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында федераль милек арендаторларына ярдәм чараларын киңәйтү турында 1296-р номерлы боерыкны раслады.

Документ нигезендә, хәзер федераль милек өчен аренда түләвен кичектереп тору һәм азат итү социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – кече һәм урта бизнес субъектлары белән охшаш иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручы оешмалар да ала алачак. 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән Россия Федерациясе дәүләт казнасын тәшкил итүче федераль мөлкәтне арендалаучылар өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр аренда түләүләрен кичектереп тору буенча ташламалар гамәлдә булган чор өч айга арттырылды (элек 2020 елның апрель – июнь айлары иде). Барлыкка килгән бурычларны ике ел дәвамында – 2021 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 1 гыйнварына кадәр, этаплап, айга бер тапкырдан да артмыйча, аренда килешүе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмый торган түләүләр белән түләргә мөмкин булачак.

Ел ярым элек диярлек «Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 217-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары аның төп нигезләмәләренә аңлатма бирделәр.

Игътибарга

«Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 217-ФЗ номерлы Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Аның төп максаты - «дача эшчәнлеге» өлкәсендә килеп туган төрле хәлләрне җайга салуны камилләштерү.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр кыскача кырлардагы бүгенге вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә 30 мең га мәйданда чәчәсе калган, якын көннәрдә чәчү эшләре төгәлләнәчәк.

Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтә, үз-үзеңне изоляцияләү бер гаиләне берләштерергә ярдәм итсә, кызганычка каршы, кайберләрендә аңлашмаучылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Кайсыдыр гаиләләр үз-үзләрен изоляцияләү шартларында элек вакыт җитмәгән, шул рәвешле бер-берсенә якыная барган уртак мәнфәгатьләр ача. Башкаларында тышкы проблемалар эмоциональ киеренкелеккә салына һәм нерв кризисларына һәм каршылыкларга китереп чыгара.

2019 елда физик затлар мөлкәтенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын корректлы исәпләү максатларында, гражданнарга мөлкәти салымнар буенча ташламаларга хокукы барлыгы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта, бу физик затларга кагыла, әгәр аларда узган ел дәвамында беренче тапкыр ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән булса һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән булсалар. Әгәр салым ташламаларын бирү турындагы гариза элегрәк салым органына җибәрелсә һәм анда ташламаның чикләнгән чорда кулланылачагына күрсәтелмәсә, гаризаны яңадан тәкъдим итү таләп ителми.

Гаризаны теләсә кайсы салым органына уңайлы ысулларның берсе белән мөмкин: салым инспекциясенә шәхсән барып (бокслар аша), вәкаләтле вәкил, почта юлламасы аша, КФҮ яисә «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты» аша дистанцион рәвештә тәкъдим итәргә мөмкин.


23
май, 2020 ел
шимбә

 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.

«Балаларга бергә укыйбыз» акциясе гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International