ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә, наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы узды.

Буа районында икенче этапка керештеләр, аның кысаларында 1200гә якын хәбәр итүче урнаштырылачак, бер хуҗалыкка 4 автомат янгын хәбәрчесе. Беренче этап кысаларында 924 урнаштырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә алдан шалтыратып, үзләренең визиты турында кисәтә. Шул ук вакытта янгын хәбәрләрен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый, һәр йорт хуҗасы, гаиләсе белән янгын-профилактик чаралары белән дә таныштырыла. "Фатирларны һәм йортларны янгын датчиклары белән җиһазландыру янгын нәтиҗәләрен бетерүгә зур чыгымнар һәм фаҗигаләр булдырмаска ярдәм итәчәк. Бигрәк тә балалар яши торган йортларда бу җайланмалар кирәк", - дип ассызыклады белгечләр.

Исегезгә төшерәбез, кичә Буа муниципаль районына, икенче транш буенча, аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, кризистан аеруча зыян күргән, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле ата-аналары үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булган балалар өчен, Республика Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр нигезендә, 727 азык-төлек җыелмасы кайтартылган иде.

Аларны тарату мәгариф, мәдәният һәм спорт бүлекләре, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм ирекле ярдәмчеләргә йөкләнгән. Икенче азык-төлек җыелмасына макарон, борчак, дөге, бодай оны, куертылган сөт, кара чәй, үсемлек мае, вафли, кәнфит, шикәр комы, балык, ит консервлары керде. Буалыларга мондый ярдәм июнь аенда ике тапкыр күрсәтеләчәк

2020 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан, коррупциягә каршы законнарга багышланган видеоконференцэлемтә өчен «Zoom» платформа кулланып семинар уздырылды, анда район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова катнашты. Семинар барышында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча 2019 елгы эш нәтиҗәләре, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үзгәртү, керемнәр турында белешмәләр бирү, шулай ук коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы буенча мәсьәләләр кузгатылды.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РГАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды, Россия тарих җәмгыяте һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра. Проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм киң аудиториягә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган солдатларыбызның батырлыгы турында таныклыкны җиткерергә тиеш. Бүгенге көндә проектның электрон базасында https://ov.histrf.ru/ 2020 дән артык фотосурәт урнаштырылган. Сайтта төрле критерийлар буенча файлларны сайлап алырга була-вакытны, затларны, сугышларны, полководецларны исәпкә алып. Мәсәлән, "Сугыш образлары" проекты коллекциясендә фронт фотокорреспондентлары: Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзерихин, Иван Шагин, Яков Халип һ.б. эшләре бар.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 майда Буа муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2020 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Традиция буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге бүлекләре башлыклары, баш белгечләре һәм башка җаваплы затлар кергән комиссия бәяләде.

Алар районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылма чапкычларны һәм башка техниканы карады. Комиссия әгъзалары шулай ук азык ишегалды торышын, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор парклары, техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде

Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән билгеләнде. Аңа 6 категориядә гражданнар кертелде:

Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына мөрәҗәгать итүче гражданнарга консультация бирүне дәвам итәләр.

Татарстанда чикләү чаралары дәвам итүгә бәйле рәвештә, бу юлы гражданнарга консультация бирү телефон форматында үткәреләчәк. Күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү белән бәйле сорауларыгызны хәзер үк 8 (843) 236-65-61 телефоны буенча бирергә мөмкин.

2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм  идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.

Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.

Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала. Моннан тыш, теркәү номерыннан башка хайванны рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый.

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International