РФ Хөкүмәтенең 24.04.2020 ел № 576 карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.
Субсидия, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начарлану шартларында, алар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз эшчеләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бирелә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап, Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.
Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-30 яшьләрдәге түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра:
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуның белән бәйле рәвештә 4 һәм 5 июнь көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Янтуган торак пунктында Төзелеш урамы №6-51,1-11, Мәктәп урамы№7,9,11,4,6,8,10, хастаханә, котельный, мәктәп, су кудыргыч, заправка, склад, ындыр табагы, КЗС, киптергеч, остаханә, терлекчеләр йорты, дуңгыз абзары, сыер абзары, бозаулату абзары, бозаулар абзары, Болын урамы 1-59 ( тулысы белән), Болын урамы 1-39 ( тулысы белән), кибет, янгын посты, Мәдәният йорты, ветеринария дәваханәсе, мәчет, Совет урамы 1-45 йорт ( тулысы белән) адреслары буенча вакытлыча ут булмыячак.
Буа муниципаль районы командасы "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе"нең "Татарстан Республикасы Авыл яшьләре"программасы буенча социаль проектлар конкурсы кысаларында грант отты. Җиңүгә ирешү Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов ярдәме белән мөмкин булды. "Авыллар буенча йөгерү" проекты сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тартылырга теләүчеләр өчен йөгерү клубы эшен оештыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен интерактив программа, саф һавада уртак күнегүләр, йөгерешләргә әзерләнүдә ярдәм һәм җәй азагында клуб узышы оештырылачак. Проектның ничек тормышка ашырылачагы һәм клуб чараларында ничек катнашачагы турында buinsk_power_run аккаунтында укыгыз
2020 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк.
Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый карар, илдәге эпидемиологик ситуациядән һәм балалар һәм педагоглар сәламәтлеген саклау таләпләреннән чыгып, сәламәтлек саклау органнарының рекомендацияләренә бәйле.
«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы 2020 елның 5 мартыннан «Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл территорияләрендә торак бина төзүгә (сатып алуга) кредит бирә. Әлеге программа Буа муниципаль районы халкы арасында актив популярлык казана. «Россельхозбанк» АҖнең Буа шәһәрендәге өстәмә офисы тарафыннан бирелгән кредитларның гомуми күләме 37 млн.сумнан артык.
Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Гает (тантаналы гыйбадәт) Татарстанда live-форматта узачак. Һәр дин тотучы бәйрәм вәгазенә «ТНВ» телеканалында, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында яки «Хозур ТВ» каналында турыдан-туры трансляция ярдәмендә кушыла ала. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде
Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуына юл куймауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты.
2020 елда умарталарның һәлак булуына юл куймау эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан умартачылар реестры төзелде һәм Россельхозүзәк белән берлектә республика умартачылары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә, бал кортларын саклап калу һәм пестицидларны агротехник кулланганда һөнәри мәнфәгатьләрне яклау өчен билгеләнгән «пестицидлар белән агулануны профилактикалау буенча инструкция» эшләнде, ул республиканың һәр муниципаль районына җиткерелде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге кредит каникуллары турында хәбәр итә
Әле 30 ел элек бакча кишәрлеге булу абруйлы иде. Хәзер бакча кишәрлеге - сәламәтлеккә файда китерә торган финанс һәм үз көчләребезнең шактый отышлы капитал салуы: үз куллары белән үстерелгән экологик чиста продуктлар күпкә файдалырак. Әмма җир табыш китерсен өчен, аны эшкәртергә кирәк. Кызганычка каршы, барлык хуҗаларның да моңа көче, вакыты һәм чаралары юк. Менә шуңа кишәрлекләр ташландык хәлдә булып чыга да инде.